ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2015 ел
якшәмбе
Өченче көн рәттән Буаның яшь туристлары төрле бәйгеләрдә көч сыныйлар. Алдагы ике көндә спорт ориентлашуы, җәяүле туризм техникасы ярышлары, туристлык походлары, “Минем команда” темасына фотографияләргә, иң яхшы лагерьга конкурслар узды.

8
май, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сарман районында булды. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 9 май көнне Россиядә “Үлемсез полк” халыкара акциясе уздырыла. Анда 35 меңләп Татарстан укучысы һәм студенты катнашыр дип көтелә. Казанда әлеге акцияне Җиңү паркында үткәрү күздә тотыла.
Сарман районының Ләшәү-Тамак төп гомумбелем бирү мәктәбендә район мәгариф бүлеге каршында эшләүче ППМС үзәктән психологлар килде. Педагог-психологлар укучылар белән шәхси консультацияләр, төрле тренинглар, 9 нчы класс укучылары өчен “ОГЭ га психологик әзерлек” һәм 1нче класска керүчеләрнең мәктәпкә әзерлеген өйрәнделәр.

7
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 7 маенда Минзәлә коррекция мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Чара кысаларында  мәктәп-интернат ишегалдында  урнашкан "Билгесез солдат" һәйкәленә чәчәкләр салынды.
Туган илнең иминлеге өчен көрәштә тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән якташларыбызның исемнәрен мәктәпләргә бирү – яшь буынга илебезнең каһарман уллары турында сөйләүнең, алар истәлеген мәңгеләштерүнең күркәм ысулы.
Татарстан – “Герой исемен – мәктәпкә” Бөтенроссия акциясендә иң актив катнашучы төбәкләрнең берсе.

6
май, 2015 ел
чәршәмбе
7 майда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үткәрелә. Олимпиаданың читтән торып үткәрелгән этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән йөздән артык мәктәп укучысы Татарстан тарихын белүдә язмача көч сынашачак.

5
май, 2015 ел
сишәмбе
Азнакай районында сәләләтле балаларны яклауга, техник иҗатны үстерүгә зур игътибар бирелә. Менә икенче елын мәгариф идарәсе һәм Балалар иҗат үзәге, "Нефтемаш" заводы белән белән берлектә, “Яшь техник” күргәзмәсе оештыра.
Кукмара районы мәшгульлек үзәге 4 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларга өстәмә белем бирү һәм эшче, инженер һөнәрләрен популярлаштыр үтәү буенча күпкырлы эш алып бара. Шушы көннәрдә Кукмара 3нче урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары өчен тегү фабрикасына экскурсия оештырылды.
Татарстанда Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә багышланган республикакүләм рәсем конкурсы дәвам итә. Әлеге бәйге “ТР Тарихи һәйкәлләрне һәм мәдәниятне торгызу республика фонды” коммерцияле булмаган оешманың 5 еллыгы кысаларында үткәрелә. 2015 елның 20 гыйнварында башланып киткән бәйгедә республика мәктәпләрендә укучы, балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында, шулай ук балалар сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнүче өч йөздән артык укучы һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларыннан 28 студент катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International