ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2014 ел
сишәмбе
Сентябрь аеннан мәктәп укучыларын, гадәттәгечә, наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауга тикшерә башлыйлар. Мондый кисәтү чараларына быел республика бюджетыннан 10 миллион сум акча бүленгән.

24
август, 2014 ел
якшәмбе
Бүген мәгариф өлкәсендә төп бурычларның берсе – 2016 нчы елга кадәр 3 яшьтән узган барлык балаларны мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында урын белән тәэмин итү. Бу хакта бүген мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов билгеләп узды.
2 нче сентябрьдә Казанда тәрбиячеләр һәм укытучылар әзерләү өчен беренче ресурс үзәге ачылачак. Бу хакта бүген “Казан мәгарифе-2014: яңа фикер – яңа чыганаклар – яңа казанышлар” темасына мәгариф хезмәткәрләренең шәһәр август киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә узган конференциядә Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин, ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина һәм башкалар катнашты. Киңәшмәне Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды.
Тәрбиягә бала алган гаиләләр институтын  үстерү һәм ныгыту максатыннан  23-24 августта  Чистай шәһәренең "Каенкай" җәйге сәламәтләндерү лагеренда Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы  тәрбиягә бала алган гаиләләрнең беренче слеты булды. Слет "Чистай балалар йорты"  дәүләт бюджет белем бирү учреждениесендә  Татарстан Республикасының Мәгариф һәм  фән министрлыгы ярдәме белән "Иңне иңгә куеп" – балалар тәрбияләгәндә кыенлыклар кичерүче  тәрбиягә бала алган ата-аналарга  консультатив ярдәм күрсәтү өчен  уңышлы тәрбиягә бала алучы ата-аналарны әзерләү” грант проектын тормышка ашыру кысаларында  уздырылды.

23
август, 2014 ел
шимбә
2014 нче елның 22 нче августында Бугелмә балалар йортында тәрбиягә бала алучы hәм аз керемле гаиләләр  белән очрашу үткәрелде. Алда hәр баланы зур бәйрәм котә – Белем бәйрәме.
20-22 август көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан шәһәренең Киров районында урнашкан балалар йорты   Татарстан Республикасының Питрәч районы муниципаль башкарма комитеты катнашында ятим яки ата-ана карамагыннан мәхрүм калган  балаларны тәрбиягә алучы гаиләләр өчен “Бәхетнең җиде төсе” дип аталган беренче күчмә җәйге сменаны уздырдылар. Чара   Питрәч районының “Чайка”   балалар савыктыру лагерендә узды.   

21
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Апас муниципаль районына эш сәфәрендә Свияжный бистәсендә яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты.

Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе республика бюджеты хисабына төзелгән. 2013 елның октябрендә башланган төзелеш эшләре бәясе 60 млн сум чамасы тәшкил иткән. Объектның гомуми мәйданы – 1,3 мең кв метрдан артык.


20
август, 2014 ел
чәршәмбе

Балтач гимназиясендә IT-класс ачыла. Анда 10 нчы класска баручы укучылар кабул ителә.

Әлеге класс укучылары  2 елга исәпләнгән махсус программа буенча укытылачак. 

Соңгы ике елда Спас районының Болгардагы 1нче урта мәктәпкә эшкә 8 яшь укытучы килде. Мәктәп директоры Надежда Илдарханова белдергәнчә, инициативалы, көчле, яшь белгечләр килгән. Аларның һәрберсе укыту-тәрбия процессына яңалык алып килә һәм күп эшләрдә башлап йөриләр.

Алабугада ишегалды бәйрәмнәре үткәрелә. Шундый бәйрәмнәрнең берсендә, күңел ачу программасыннан тыш, беренче сыйныф укучыларына букчалар да тапшырылды. Искәртеп узабыз, сигезенче ел рәттән, Белем көне алдыннан, Татарстан шәһәрләрендә һәм авылларында “Мәктәпкә җыенырга ярләм ит” хәйрия акциясе уздырыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International