ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Минзәлә шәһәренең Садак бистәсендә кызу темплар белән «Шатлык» балалар бакчасын төзү эшләре бара.
Бакчада 260 урынлы 14 төркем оештыру күздә тотыла. Аның гомуми мәйданы 5 мең квадрат метр тәшкил итәчәк, проектның бәясе – 130 миллион сум.
22 июльдән 22 октябрьгә кадәр Татарстанда “Китапка икенче тормыш бүләк ит” дип аталган хәйрия акциясе уза. Әлеге чара кысаларында һәркем үзендә булган яхшы хәлдәге кызыклы китаплар, дәреслекләрне мәктәп китапханәләренә тапшыра ала.

22
июль, 2014 ел
сишәмбе
Яр Чаллыда 1-17 август көннәрендә Бөтенроссия “Мәктәп ярминкәсе- 2014" узачак. Күргәзмә-ярминкә балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда һәр көнне 10:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

21
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Җәйге каникул үзенең экваторына якынлаша. Алдагы уку елына әзерлекнең исә иң кызган чагы. Мәктәпләрдә бүген тулы көченә төзекләндерү эшләре кайный.
Шөкер, моннан өч ел элек 30 ел һәм аннан да элегрәк төзелгән белем учакларын яңартуны күздә тоткан махсус программа тормышка ашырыла башлады. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” проектының да файдасы булды – күп кенә уңышка ирешкән кешеләр үзләрен көндәшлеккә сәләтле шәхес итеп тәрбияләгән уку йортларына булыша.
Казан янындагы “Заречье“ балаларны сәламәтләндерү һәм ял лагеренда Яшь геологларның ачык кыр олимпиадасы уздырылды. Анда табигать фәннәренә сәләтле балаларга геологиядән өстәмә белем бирү һәм ярышлар оештыруның төп максаты бер елдан яшь геологларның Томскида үтәчәк X Бөтенроссия слетына команда әзерләү иде. Ләкин бу унсигез көнгә сузылган җыенның бердәнбер максаты түгел әле.
Нурлат районында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” акциясе 25 июльдә төгәлләнә.
Беренче сыйныфка барасы 57 укучыга шушы акция барышында 195 мең сумлык ярдәм күрсәтелгән.

18
июль, 2014 ел
җомга
Татарстанның Коррупциягә каршы сәясәт идарәсе һәм республиканың “Иҗади яшьләр академиясе” иҗтимагый оешмасы тарафыннан уен һәм күңел ачу программасы рәвешендә оештырылачак әлеге чараның балаларны җәмгыятьтәге коррупция күренешләре белән килешмәскә өндәү бурычы тора.
2014 елның 19-28 июлендә Татарстан Республикасында “Казан” тау чаңгысы спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында “Президент академиясенең Җәйге кампусы” дип аталган өченче халыкара мәгариф форумы узачак. Әлеге чарада 360 кеше катнашачак.

17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Кичә математика буенча Кейптаун шәһәрендә (Көньяк Африка Республикасы) узган Халыкара олимпиадада Россия җыелма командасы 4нче урынны яулады. Шәхси зачетта исә 3 алтын һәм 3 көмеш медаль яуланды, аларның ияләре арасында Татарстан укучылары да бар.
Билгеле булганча, 1 марттан башлап, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү буенча өстәмә сәгатьләр кертелде. Аның максаты – балаларда дәүләт телләренә карата хөрмәт, туган телләренә карата кызыксыну уяту булды.
31 майга кадәр дәвам иткән әлеге өстәмә дәресләргә республикада барлыгы 127 меңнән артык укучы йөргән икән. Аларның 95 меңе – рус, ә 31 меңнән артыгы – татар теле буенча сабак алу теләге белән чыккан.
Билгеле булганча, 1 марттан башлап, Татарстан мәктәпләрендә дәүләт һәм туган телләрне өйрәнү буенча өстәмә сәгатьләр кертелде. Аның максаты – балаларда дәүләт телләренә карата хөрмәт, туган телләренә карата кызыксыну уяту булды.
31 майга кадәр дәвам иткән әлеге өстәмә дәресләргә республикада барлыгы 127 меңнән артык укучы йөргән икән. Аларның 95 меңе – рус, ә 31 меңнән артыгы – татар теле буенча сабак алу теләге белән чыккан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International