ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2014 ел
сишәмбе
16 майдан 18 майга кадәр Яр Чаллы шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт уеннарының “Президент спорт уеннарының” регион финалы узды.Сайлап алу нәтиҗәләре буенча ярышларда Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Кайбыч, Биектау, Мамадыш муниципаль районнарының һәм Казан, Яр Чаллы шәһәрләренең гомуми белем бирү оешмаларының 8 җыелма командасы катнашты.
Бүген Казанда WorldSkills Russia 2014 II Милли Чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләү һәм йомгаклау тантанасы уза. Исегезгә төшерәбез, ярышларда Россия Федерациясенең 40 регионыннан һәм Финляндиядән килгән 23 яшькә кадәрле 437 кеше катнашты.
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә Россиянең һәм Казанның "WorldSkills Competition-2019" һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыру хокукына заявка бирү кампаниясендә катнашуы турында сөйләштеләр. Исегезгә төшерик: монда "WorldSkills Russia" II илкүләм чемпионаты кысаларында ярышлар уза.
23 май көнне үтәчәк бәйрәмдә Казаннан 5 меңнән артык укучы катнаша. Бу хакта бүгенге “Эәлекле дүшәмбедә” шәһәр мэриясенең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Хадиуллин белдерде.Шәһәрнең Эчке эшләр идарәсе җитәкчесе Валерий Красильков белдергәнчә, тантана барышында 600 артык полиция, шәхси сак оешмалары хезмәткәрләре, өстәмә 20 ЮХИДИ идарәсе экипажлары иминлекне тәэмин итәчәк.

19
май, 2014 ел
дүшәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе”ндә WorldSkills Russia-2014 II Милли эшче һөнәрләр чемпионатында катнашучылар турнирын карар өчен бик күп халык җыелды. Республикабыз районнары һәм шәһәрләреннән килгән югары сыйныф укучылары үзләренең мөгаллимнәре белән бергә яңа һөнәрләр белән таныша ала һәм 35 белгечлек буенча катнашучы конкурсантларның һөнәри осталыгын күрә ала.
Республикабыз халкы социаль әһәмияткә ия булган “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясенә битараф калмады. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаучыларның күбесе, эшләре тыгыз булуга карамастан, вакыт табып үз мәктәбенә ярдәм итә. I-нче кварталда гына да 250 иганәче үз мәктәбенә 5,1 млн сум күләмендә ярдәм күрсәткән.
1995 елдан башлап һәр елны мәктәп укучылары арасында мәгълүмати-коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтлеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү максатыннан “Яшь программист” Республикакүләм бәйгесе үткәрелеп килә.
Быел җәйге каникулда Казанның 27,6 меңләп (былтыр – 26 мең 782) мәктәп-гимназия укучысы 4 төрле лагерьда физик һәм интеллектуаль көч җыячак. Аерым алганда, 134 мәктәп яны лагеренда 13 мең бала ял итә, 133 хезмәт һәм ял лагеренда - 1,6 мең, палаткалардан торган 3 лагерьда – 500, шәһәрдән читтәге стационар 24 лагерьда (аларның 14е – муниципаль, 10сы – предприятиеләр һәм оешмалар лагерьлары) – 12,5 мең.
Алабуга районына Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан 50 планшет кайтты. Аларны шәһәр һәм авылдагы мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә бирделәр. Бу – “Татарстан Республикасында мәгариф үсеше стратегиясе” программасы тормышка ашуның бер этабы.

16
май, 2014 ел
җомга
16 майда Казанда, Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Ольга Голодец һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашында, Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы - WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатының ачылу тантанасы узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International