ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2014 ел
җомга
Әлеге чарада 500 үзешчән чыгыш ясады. Мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Навапович Фаттахов һәм Светлана Владимировна Гиниатуллина да бар иде. Барлык катнашучылар катнашу таныклыгына ия булдылар, 57 җиңүче арасында 1 Гран-при, 29 лауреат, 27 дипломант дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.
2014 елның 23-24 маенда Яр Чаллы шәһәрендә Л.Б.Васильев ис. Кама политехника көллияте базасында “Киң профильле станокчы” белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының йомгаклау этабы узачак.
“Безнең яңа укытучы” грантын алу өчен дәгъва кылучылардан заявкалар 10 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Әлеге Грант Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан абруйлы уку йортларында белем алган егет-кызларны, яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан гамәлгә ашырыла.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, республика муниципаль районнарының мәгариф бүлекләрендәге яңа хезмәткәрләр өчен «Электрон балалар бакчасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасында эшләү буенча курслар үткәрде.
Кичә Казанда “Укырга һәм бергә яшәргә: сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен заманча мәгариф стратегияләре” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Дөньяның 13 иленнән килгән вәкилләр катнашындагы форум “ТИСБИ” идарә университетында бара.
Әлмәт районының Кичүчат авылында дәресләрдән соң чараларда, укучыларга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган семинар узды.
КФУ карамагындагы Н.И.Лобачевский исемендәге лицей һәм 19 нчы гимназия укучыларыннан торган команда 16-19 майда Беларусь Республикасының Гомель шәһәрендә узачак “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” Европа чемпионатында көч сынашачак.
Әлки районы мәктәпләрендә укучылар үз куллары белән курчаклар ясадылар, аннары үзләре үк “артист” булып, спектакльләр куйдылар, аларны балалар бакчаларында күрсәттеләр.
Балтач урта мәктәбе һәр елны, уку елы тәмамланыр алдыннан, талантлы, актив укучыларын барлап, бәйрәм үткәрә.

15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Казанга WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар килүен дәвам итә. Шушы көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары- мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җаваплы ведомстволар вәкилләре белән берлектә WorldSkills Чемпионаты өчен конкурс мәйданчыклары әзерлеген тикшерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International