ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
12 майда, Татарстан Респубикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында, видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә федераль конкурслар һәм грантлар кысаларында муниципаль берәмлекләр тарафыннан инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Шул уңайдан авыл клубында тантаналы чара узачак. Шаршадылылар әлеге очрашуга шушы мәктәпнең иске бинасында эшләгән һәм укыган авылдашларын көтеп калалар.
Бүген “Идея” технопаркында “Эрудит Татарстана 2014” VI республика конкурсы финалы үтте. Конкурс 13 апрельдә башланып китте һәм үзенә Татарстанның 24 районындагы 50 мәктәптән 180 катнашучы җыйды.

14
май, 2014 ел
чәршәмбе
Казанга WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатында катнашучылар һәм экспертлар килә башлады. Хәзерге вакытта иң зур күргәзмә залында - “Казан ярминкәсе” комплексы мәйданында Чемпионатның эш урыннарында җиһазларны монтажлау эше бара.
2014 елның 1 маеннан 10 маена кадәр “Костер” республика балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә 8-11нче сыйныф укучыларын БДИ һәм ДЙАга әзерләү буенча “Уңыш академиясе” дип аталган профильле смена узды. Укучылар математика һәм рус теле фәннәре буенча белемнәрен тирәнәйтте.
Бүген, 14 майда, “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгында (Мәскәү шәһәре) 16-20 майда Казан шәһәрендә узачак WorldSkills Russia II Милли эшче һөнәрләр чемпионатына багышланган пресс-конференция узачак.
Быел җәйге каникуллар вакытында 17 мәктәп яны лагерында, шул исәптән ял һәм хезмәт лагерьларында, 577 укучы ял итәр дип көтелә. Аларга 1-11 сыйныф укучылары йөри алачак.

13
май, 2014 ел
сишәмбе
Татарстанда Бөек Ватан сугышына багышланган интернет-музей булдыру өстендә эш алып барыла.Республика мәктәпләрендә 900 гә якын каһарман-патриотик һәм төбәкне өйрәнү музее гамәлдә тора.
8 майда WorldSkills Russia-2014 II Милли чемпионатта катнашу өчен заявкалар кабул итү тәмамланды. Ул 16 майдан 20 майга кадәр Казан шәһәрендә үтәчәк. Чемпионатта катнашучылар, экспертлар һәм тим-лидерлар исемлеге әзерләнгән.
“IT-чемпион” республика бәйгесендә Татарстан районнарыннан 75 меңгә якын мәктәп укучысы катнаша. Мәктәп укучылары 85 меңнән артык татарстанлыны ТР Хезмәтләр порталы белән эшләргә өйрәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International