ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2014 ел
сишәмбе
Быел барлык тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән мәҗбүри тест үзачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фаттахов әнә шундый эчтәлектәге боерык имзалады.
Татарстанда быел 11нче сыйныфны – 20 мең, ә 9нчы сыйныфны 36 меңнән артык укучы тәмамлый. Укучылар нинди сынау бирәсен 1 мартка кадәр ачык¬лап бетерергә тиеш.
Дүшәмбе, 3 март көнне Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты ректоры вазифаларын Равил Хәмитов башкара башлады.

3
март, 2014 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Халыкара туган тел декадасы кысаларында Татарстан Язучылар берлеге һәм Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре белән берлектә 2014 нче елның 27 нче февралендә Буа муниципаль районы академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем мәктәбендә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” исемле II республика фәнни – гамәли конференциясе уздырды.
Чүпрәле тармак технологияләре техникумында оештырылган яшьләр мәгълүмати-инновацион технологияләр үзәгенә йөрүче балалар үзләре дә шакката, кешене дә шаккатыра белә. Алар 3D принтер, сканер, лазер һәм башка төрле заманча техника ярдәмендә нинди генә әйберләр иҗат итми.

28
февраль, 2014 ел
җомга
2013-2014 уку елында IX сыйныф укучыларының барысы өчен дә дәүләт йомгаклау аттестациясе кысаларында татар теленнән бердәм республика тесты үткәреләчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбсары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 2013 ел йомгакларына багышланган еллык коллегиядә хәбәр иткән иде. Бу нисбәттән ул боерык та имзалады.

27
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“21 нче гасыр балалары безнең кебек түгел”, - бүген Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле 177 нче урта мәктәбендә узган конференция вакытында Россия Мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы Александр Кондаков шулай дип белдерде. “Татарстанның перспективасы: тормыш дәрәҗәсенең яңасына” дигән темага докладында ул белем бирү системасына һәм 21 нче гасыр укучыларының холкына кагылышлы кайбер мәсьәләләрне күтәрде.
Ял көннәрендә узачак татар теле дәресләре укучыларның яшенә карап 3 төркемгә бүлеп, түләүсез рәвештә укытылачак. Мәктәптә татар телен укырга-язарга өйрәтүдән тыш, татар халык мәдәнияте, җыр-биюләре, йолалары белән дә таныштырып узачаклар.

26
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Казанның аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүле 177 нче урта мәктәбендә узган конференция вакытында ТР Премьер-министры урынбасары – Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов әнә шулай дип белдерде. Чарада Россия Мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, педагогика фәннәре докторы Александр Кондаков, Казан шәһәре Башкарма Комитеты мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин катнашты.
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының еллык планы нигезендә күренекле татар мәгърифәтчесе, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең иҗади мирасын өйрәнү, яшь буынга рухи – әхлакый тәрбия бирүдә галимнең хезмәтләрен пропагандалау максатында, 2014 нче елның 25 нче февралендә Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясендә «Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану» темасына XI республика педагогик укулары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International