ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль берәмлегенең “Балтач” спорт комплексы һәм «Хыял» яшьләр үзәгендә республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан II тапкыр мөгаллимнәр, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
21нче февраль – Халыкара Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара, мәктәпләрдә әлеге уңайдан төрле чаралар уздырыла.
2014 нче елның 1-7 нче мартына кадәр «Байтик» компьютер лагере базасында ( Крутушка поселогы) укучылар өчен « Flash-уен эшкәртмәсе» буенча профиль смена Казан шәһәренең IT-парк үзәге «IT-Jump» республика проекты белән берлектә үткәрәчәк.

20
февраль, 2014 ел
пәнҗешәмбе
19 нчы мартта Татарстан студентлары конгрессында 1 мең делегат ТР Студентлар лигасына президент сайлаячак. Бу хакта бүген ТР Студентлар Лигасы президентын сайлауга багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде.
Ярышларда Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Баулы, Буа, Казан, Кукмара, Спас, Яшел үзән, Әлмәт районнарының, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең 16 кызлар һәм егетләр командалары катнашты.

19
февраль, 2014 ел
чәршәмбе
Чүпрәле районының Кече Чынлы мәктәбендә бер генә укучы да полициядә исәптә тормый, моңа кадәр дә мондый хәлнең күзәтелгәне булмаган. Хикмәт нәрсәдә? Мәктәптә моны балаларның кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләнүеннән һәм спорт белән мавыгуыннан күрәләр. Ике ел рәттән “Дәрестән соң мәктәп” проектында республика грантын отулары да моңа бер дәлил булып тора.
2014 нче елның 14 февралендә Казан шәһәре Камалеев урамындагы 22 йортта урнашкан 121 нче лицейда “Мөстәкыйль балалар” наркотикларга каршы проектының үсеше: нәтиҗәләр ясау һәм 2014 нче елга яңа планнар” дигән семинар-фикер алышу узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасында проектны алып баручы 215 укытучы катнашты.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, югары уку йортларында белем бирүче иң яхшы укытучыларын ачыклау нисбәтеннән, республика күләмендә конкурс үткәрә.Конкурста вузларда кимендә 10 ел укыткан, төрле вазифа биләгән, гыйльми дәрәҗәсе булган, узган елларда үткәрелгән конкурсларда җиңү яуламаган мөгаллимнәр катнаша ала.

18
февраль, 2014 ел
сишәмбе
12 нче февральдә Спасс районында Спартакиада кысаларында үткәрелүче “чаңгы ярышы”, “чаңгыда эстафета” төрләре буенча бәйгеләрнең зональ этаплары башланып китте. Бәйгеләр 12 нче февральдән 16 нчы февральгә кадәр үткәрелде. Ярышларның нәтиҗәләре буенча финалга муниципаль районнардан зональ этапларда 1, 2 нче урынны яулаган һәм шәһәр командалары арасында зональ этапларда 1, 2, 3 нче урынны яулаган командалар чыктылар.
2014 нче елның 5 нче февралендә Актаныш районында кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча I мәктәпара Спартакиадасы кысаларында үткәрелүче хоккей ярышларының зональ этаплары башланып китте. Ярышлар 5 нче февральдән 15 нче февральгә кадәр уздырылды. Ярышларның нәтиҗәләре буенча финалга муниципаль районнардан зональ этапларда 1, 2 нче урынны яулаган һәм шәһәр командалары арасында зональ этапларда 1, 2, 3 нче урынны яулаган командалар чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International