ЯҢАЛЫКЛАР


24
гыйнвар, 2014 ел
җомга
Балаларда һәм яшүсмерләрдә туган якны яклау хисләре тәбияләү максатыннан ДАБӨББУ "МТЭРҮ"ндә 15енче гыйнвардан 14енче февральгә кадәр "Ватан сагында" исеме астында II нче Республикакүләм рәсем конкурсы үткәрелә.
Нурлат муниципаль районындагы коррекцияләү интернат-мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак. 37 млн. 758 мең сумлык капиталь ремонт эшләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы аша, план нигезендә, алып барылачак. Мәктәптә төзекләндерү эшләре якын көннәрдә башланачак.

23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
2014 нче елның 25 нче гыйнварында Республикакүләм балалар техник иҗаты фестивале кысаларында “Я-мастер!”-“Мин-мастер!” дип исемләнгән республикакүләм конкурсының финал этабы үткәрелә.
Хәзерге вакытта Баулыда бер укучыга кайнар ризык белән туклануның бәясе уртача 23 сум, авылларда 18,8 сум тәшкил итә.
2013 ел чүпрәлеләр хәтерендә мәктәпләрне төзекләндерү буенча күп эшләр башкарылган ел буларак та калган. Республикада барган мәктәпләрне төзекләндерү программасы нигезендә, районның Алешкин-Саплык, Хорновар-Шигали, Яңа Чокалы авылларындагы мәктәпләр капиталь төзекләндерелгән. Матак урта мәктәбе, бер түбә астына 25 урынга исәпләнгән балалар бакчасын да урнаштыру өчен, үзгәртеп корылган.
Бүген РФ Дәүләт Думасы депутатлары “РФдә мәгариф турында”гы Федераль Законның 108 нчы маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы закон проектын карадылар.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы Бердәм дәүләт имтиханын гаделрәк итүгә өметен өзми. Сынауны үткәрү тәртибенә бәйле документларга янә бер төркем үзгәрешләр кертелгән. Нигездә, алар имтиханның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатын йөртә.
2013 елның 1 декабреннән башлап 2014 елның 15 январенә кадәр Татарстан Республикасында I мәктәп укучылары Спартакиадасы үткәрелде. Бу этап Казан Һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә һәм барлык муниципаль районнарда үтте. Бәйгедә Татарстан Республикасының 552 гамуми белем бирү оешмаларыннан 180 шәһәр һәм 452 авыл командалары катнашты. Барлыгы 41080 бала катнашты.
2014 елның 23 гыйнварында “Росток” психология-педагогика реабилизация үзәгенең әти-әниләр клубында “Укыту эшчәнлегендә нигезләрне формалаштыру” дигән темага утырыш үтә. Сайланган теманың әһәмияте шунда: гомумбелем мәктәпләрендә укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү. Монда ысуллар формалашуның төрләре, факторлары һәм алымнары яктыртыла. Бу утырышта 28 пар катнашачак.
Эш планы буенча 2014 нче елның 1 нче февраленнән кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча укучыларның I мәктәпара Спартакиадасының зональ этаплары башлана. Нигезләмә буенча Спартакиада 6 кышкы һәм 6 җәйге спорт төрләре ярышларыннан гыйбарәт. Ярышларны үткәрү графигы белән сез Мәгариф һәм фән министрлыгы рәсми сайтының «Тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлегендә/ I мәктәп Спартакиадасы» бүлекчәсеннән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International