ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы «Нурлат гимназиясе» МАБУ базасында 2014 нче елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасының муниципаль мәгариф өлкәләрендә тәрбия эше буенча белем бүлекләре (идарәләре) җитәкчесе урынбасарларының «Белем бирү мохитендә балигъ булмаган яшүсмерләр арасында суицидны кисәтү буенча профилактика» темасына республика семинары үтте.

22
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе
Аксубайның Яшьләр үзәгендә 5-11 нче сыйныф укучылары арасында Аксубай районының шашка буенча чемпионаты булып үтте.
Россия Федерациясендә стипендия түләүне РФ Хөкүмәтенең 2001 елның 27 июненнән гамәлгә кергән «Белем алучыларны стипендия белән тәэмин итү һәм башка төрле ярдәм күрсәтү буенча типлаштырылган кагыйдәнамә кабул итү турында» 487 нче карары регламентлаштыра. Стипендияне көндезге бүлектә укучылар гына ала.
25 нче гыйнвар көнне 16 сәгать 30 минутта Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә студентлар тормышында көтеп алына торган иң әһәмиятле вакыйга – “Ел студенты-2013” ТР еллык студент премиясен тапшыру тантанасы узачак. Премия ел саен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.
Быел Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тормышка ашырачак төп 26 программаның берсе мәктәпкәчә белем бирү төбәк системасын модернизацияләүгә кагыла. 2014 нче елда әлеге программаны гамәлгә ашыруга 5,1 миллиард сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Әдәбият белеме, сәнгать белеме, мәдәният тарихы өлкәсендә белем бирүче оешмаларның филология, зыялылык һәм эстетика җәһәтеннән, мәктәп һәм югары уку йортларыда фәннең интеграциясе шартларында яшь галимнәрнең шәхесен формалаштырудагы үсешне тәэмин итү максаты белән 2014 елның 23-25 январенда Т. А. Геллер истәлегенә багышлап (“Татьяна көне”), “Әдәбият белеме һәм ХХI гасыр эстетикасы” дип исемләнгән ХI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция уздырыла.

20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе
Яр Чаллы шәһәрендә 16 гыйнвар көнне 1 нче санлы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сарае бинасында, “Нур” милли мәдәниятне һәм сәнгатьне өйрәнү бүлеге танылган курайчы Инбер Вагыйз улы Шәфыйков истәлегенә багышланган 3нче республикакүләм «Моңлы курай» курайчылар бәйгесен уздырды.
Нурлат муниципаль районының Кизләү авылында яңа балалар бакчасы булачак. “Иң мөһиме, балалар бар, бакчасын ничек тә булдырырбыз”, – диде Киекле авыл җирлеге җыенында катнашкан район башлыгы Равил Кузюров Кизләү халкының балалар бакчасы турында соравына.
Быел Чирмешән районы үзәгендә, зур ремонттан соң, балалар бакчасы ачылырга тиеш: “Татфондбанк“ның элеккеге бинасына тиздән төзүчеләр киләчәк.
Нурлат районында быел 550 баланы вакытлыча эшкә урнаштырырга җыеналар. Мәшгульлек үзәгенең быел шулкадәр баланы эшле итү мөмкинлеге бар. Узган елда 140 бала өчен эш урыны булдыру күздә тотылган булган, үзәктәгеләр планны арттырып, 180 баланы эшле иткән. Быел мөмкинлекләрнең күпкә артыграк булуы яхшы, димәк, күбрәк баланы эшле итә алачаклар. Ә бу гаилә бюджетына да ярдәм, үсмерләрне хезмәткә тарту ягыннан да файдалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International