ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2025 ел
дүшәмбе

РФ мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев һәм "Артек" директоры Константин Федоренко ТАССта "Артек" Халыкара балалар үзәгенең 100 еллыгы уңаеннан чаралар программасын анонслауга багышланган матбугат конференциясендә катнашты.

14 мартта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы Бюросы утырышында катнашты.

Судак шәһәрендә (Кырым Республикасы) "Таврида.АРТ" мәйданчыгында 2025 елның 15 мартында остаз-мәгърифәтчеләр бөтенроссия җәмгыятенең икенче форумы ачылды.

Һөнәр сайлау - өлкән сыйныф укучысының тормышында иң мөһим карарларның берсе.

Әлмәт дәүләт технология университеты "Югары нефть мәктәбе" нефть-газ эше, электр энергетикасы һәм биотехнологияләре өлкәсендә булачак белгечләр "Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасына керә торган CASE-IN Халыкара инженерлык чемпионатының XIII сезонының студентлар лигасының сайлап алу этабында катнашты.


14
март, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан көн саен карантинга ябылган мәктәпләр һәм сыйныфлар мониторингы уздырыла, аларда укытуның дистанцион формасы оештырыла яисә дежур сыйныфлар ачыла.

3 февральдән 11 мартка кадәр педагогларның һөнәри үсешен тәэмин итү максатларында Татарстан методистлары «Кадрлар кытлыгы шартларында педагогларга адреслы ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле муниципаль механизмнары» темасы буенча республиканың муниципаль методик хезмәтләренең ун мәйданчыгында стажировка үтте.

2025 елның 11 мартыннан 13 мартына кадәр “Дуслык” “Республика олимпиада үзәге” базасында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының рус телендә белем алучы мәктәпләрдә 4-11 сыйныфлары өчен туган (татар) тел буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Педагогик югары уку йортларына 2025 елдан башлап абитуриентлар белем турында докеуентларны "Дәүләт хезмәте" порталы аша бирә ала. 

"МБУ-3000/170" бораулау җайланмасының хәрәкәт итү системасы өчен өч модель һәм конструкторлык документациясен "Югары нефть мәктәбе" АГТУ галимнәре эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International