ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Татарстан – X сыйныфтан соң ике имтихан (математика, рус теле) тапшырып, көллият-техникумнарга укырга керү буенча экспериментта катнашучы төбәкләрнең берсе.

Фән һәм югары белем министрлыгы боерык проектын эшләде, анда  аспирантура программалары буенча укырга кабул итү кагыйдәләренә төзәтмәләр кертелә.

Казанда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәген үстерүгә 2 млрд сум юнәлдереләчәк.

Ел башында Россиядә  мәктәп укучылары арасында Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы уза. 2026 елның 25 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр рус теле буенча төбәк этабы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 9-11 сыйныф укучылары өчен узды.

Мәгариф министрлыгы үзенең карамагындагы югары уку йортларына кабул итү өчен 2026/27 уку елына БДИның минималь балларын билгеләде.

Улан-Удэ "Тоталь диктант" башкаласы булды, конкурста  ул Псков, Обнинск һәм Читаны узып китте.

 

Татарстанда фәнни эзләнүчеләр, тикшеренүчеләр саны республиканың яңа тарихында максимум дәрәҗәсенә җиткән.

Яңа сезонда лекцияләр ата-аналарга гына түгел, укучыларга, студентларга, МХО ветераннарына һәм шулай ук өлкән буынга да кызыклы булачак.

 

Журналистика , медиасфера, блогинг белән кызыксынучы һәм бу юнәлешләрдә үсәргә теләүче  12- 17 яшьлек балалар "Яшь журналист мәктәбе" проектында катнаша ала.

«Адымнар-Чаллы» 59 нчы гимназиясендә «Кеше тәрбияләү - 2026» бөтенроссия педагогик осталык конкурсының финалы тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International