Казанның 49-нчы номерлы мәктәбе территориясендә спорт мәйданчыгы барлыкка киләчәк, аның төзелешенә Татарстан бюджетыннан 27,6 млн сум акча юнәлдереләчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов Мәгариф министрлыгы «Бердәм Россия» партиясе белән берлектә тормышка ашырыла торган «Китаплар – Донбасска» акциясен дәвам итү турында игълан итте. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән вәкилләр катнаша ала, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Казанда узган II Халыкара төзелеш чемпионаты ярышларында меңнән артык конкурсант катнашачак —бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. ТР башкаласында кунаклар килүгә бөтен кирәкле инфраструктураны әзерләячәкләр, дип сөйләде Чемпионатны Оештыру комитеты секретаре Андрей Голованов.
Бүген КФУның «Уникс» мәдәни-спорт комплексында Казанның Н.И.Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән чыгарылыш сыйныф укучыларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент башлыгы педагогларга һәм ата-аналарга лицей укучыларын укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына зур уңышлар теләде.
Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта өченче, йомгаклау укылышында «РФдә мәгариф турында» законнан «Белем бирү хезмәте» терминын төшереп калдыручы закон проектын кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.
Дәүләт Думасы чәршәмбе көнне пленар утырышта сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, белем бирү форматына карамастан, мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай туклану турында закон проектын өченче укылышта кабул итте, дип хәбәр итә ТАСС.
2022 елда «Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсы финалистлары өчен 27 июньнән 30 июньгә кадәр семинар үткәрелә. Ул онлайн режимда оештырылган. Узган еллардагы конкурста җиңүчеләр финалда катнашучылар өчен мастер-класслар үткәрделәр һәм уңышка ирешү серләре белән уртаклаштылар, дип хәбәр итә Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы.
Россия Федерациясенең 68 субъектыннан килгән драматурглар быел өлкән мәктәп яшендәге һәм студентлар өчен «Белем. Театр» мәгърифәтчелек пьесалары конкурсына әсәрләр тәкъдим иттеләр. Проектны ел саен эшләргә һәм илнең барлык төбәкләренә дә тарату планлаштырыла, дип хәбәр итте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов ТАССта узган матбугат конференциясендә.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ата-аналар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән Бөтенроссия ата-аналар советы, шулай ук һәр төбәктә шундый ук ата-аналар советлары булдыру турында фикер алышты, дип хәбәр итә Россия Мәгариф министрлыгы.
Әлфия Шәйхетдинова «КАМАЗ» ГАҖ двигательләр заводының автомат линияләрен һәм станокларын көйләүче булып эшли һәм робот булдыру турында хыяллана.