Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия ата-аналар советын формалаштыру белән шөгыльләнә, аның эшчәнлеге гаиләләрдә гомумкешелек кыйммәтләрен алга этәрүгә һәм мәгълүмати янауларга каршы торуга юнәлдереләчәк. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Денис Грибов «Россия мәктәпләрендә кинодәресләр: тәрбия хезмәтендә сәнгать» темасына узган түгәрәк өстәлдә хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый байлыклары: иллюстрацияле энциклопедия» татар телендә беренче фәнни белешмә әзерләде. Китап 1700 данә тираж белән нәшер ителә, алар Татарстан мәктәпләренә һәм китапханәләренә тапшырылачак.
Казанда балалар бакчаларына чират сизелерлек кимеде. Әгәр берничә ел элек чиратта 10 меңнән артык кеше булса, бүген - 6 мең. Шундый мәгълүматны бүген Казан Башкарма комитеты мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән эшләү бүлеге башлыгы Татьяна Багаева җиткерде.
Соңгы ике-өч елда Татарстанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең һәркем өчен мөмкинлеге 98% ка кадәр артты, ә якындагы елларда ул 100% ка җитәчәк. Бу хакта бүген ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары — мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан Республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе аккаунтында оештырылган туры эфирда хәбәр итте.
Татарстан балалар бакчаларында урыннар саны анда эләгергә теләүчеләр саныннан артып китә, әмма чынлыкта урыннар җитми. Моның сәбәбен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов аңлатты. Бу турыда ул бүген Татарстан Республикасында төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең социаль челтәрдәге аккаунтында оештырылган туры эфирында сөйләде.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәрбиячеләрнең хезмәт хакын арттыру һәм грант системасын кайтару буенча эш алып бара. Шулай итеп, ведомство кадрлар проблемасын хәл итәргә омтыла.
Бүген Татарстан балаларының беренче сменасы Краснодар крае һәм Кырым лагерьларына юл алды. Ике тимер юл составында 500ләп бала китте.
Казан дәүләт энергетика университеты вәкилләре делегациясе, ректор Эдвард Абдуллаҗанов җитәкчелегендә, 1 июньдә Балаково АЭСында булды.
Казанда ЦУР базасында «Ата-аналар җыелышы» онлайн-проектының беренче сессиясе узды. Бу-эфирлар циклы, анда экспертлар, иҗтимагый оешмалар, хакимият органнары вәкилләре балалар белән бәйле актуаль мәсьәләләр турында сөйләячәкләр. Беренче очрашуның темасы «Куркынычсызлык культурасы» булды. Модератор булып ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясады.
Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Тәтеш районына эш сәфәре кысаларында Бакырчы авылында булдылар.