«Сириус» үзәгенең «Әдәби иҗат. Журналистика» программасына гаризалар кабул итү башланды. Теркәү 2022 елның 12 июленә кадәр бара.
«Сириус» үзәгенең алгебра һәм физика буенча онлайн-курсларына җыю тәмамланып килә. Теркәлү 2022 елның 31 маена кадәр ачык, 1 июльгә кадәр укулар узарга мөмкин. Конкурста катнашырга 7-8 сыйныф укучылары чакырыла.
27 майда 19:00 сәгатьтә «Экран тирәли тормышны ничек планлаштырырга» дигән яңа Бөтенроссия ачык ата-аналар җыелышының эфиры булачак. Проектны Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы башлап җибәрде.
Казан ишкәк ишү каналы – тренировкалар өчен иң яхшы урын. Бу хакта академик ишү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Дмитрий Ковалев Россия 1 телеканалына биргән интервьюсында белдерде.
2022 елның 25 маенда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова «Тәртип» радиостанциясендә кунак булды.
Бүген, 26 майда география, әдәбият, химия буенча бердәм дәүләт имтиханы үткәрелә. Беренче имтихан көнендә 49 имтихан үткәрү пункты оештырылган, шул исәптән 2 пункт – өйдә. Имтихан үткәрү пункты эшендә 2032 педагогик хезмәткәр катнашу планлаштырыла. Әлеге пунктларда онлайн-видеокүзәтү оештырылган.
Казанда Татарстан Республикасыннан килгән катнашучылар өчен «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Абилимпикс» төбәк чемпионатына йомгак ясадылар.
Татарстанда ел саен 20 мең укытучы һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре квалификациясен күтәрә. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казан федераль университетында педагогик белем бирү буенча IFTE VIII Халыкара форумында белдерде.
Болон мәгариф системасыннан баш тарту, студентлар зыян күрмәсен өчен, этаплап башкарылырга тиеш. Мәктәпне тәмамлаучыларны, ким дигәндә, ике ел эчендә үзгәрешләр турында кисәтергә кирәк. Мондый фикер белән Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев уртаклашты.
25 майда Яшел Үзәндә суднолар төзү техникумын булдыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды. Чарада ТР Премьер - министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.