ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2022 ел
җомга

Яшел Үзәндә 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп - соңгы 30 елда шәһәрдә төзелә торган беренче мәктәп. Бинаның мәйданы 25 мең кв. м., территориясе – 28 мең кв.м. учреждениегә керү юлларын төзекләндерү, шулай ук инженерлык системаларын салу дәвам итә. Эшләр барышын бүген Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тикшерде

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә, Россия Федерациясе халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татар республика оешмасы ярдәме белән, 2022 елның 1 апреленнән 20 маена кадәр «Ел мастеры» Бөтенроссия конкурсының республика этабы булып узды.

Яшел Үзән районының ике авыл җирлегендә Соңгы кыңгырау ике чыгарылыш сыйныф укучысы өчен яңгырады. 

Яр Чаллыдан 2 меңнән артык мәктәп укучысы җәйге чорда шәһәр предприятиеләренә эшкә урнаштырылачак.

Чаллыда җәйге ялны оештыруга республика, шәһәр бюджетларыннан, предприятиеләр, оешмалар һәм ата - аналар кертемнәреннән 240 млн сумнан артык акча каралган. Бу хакта матбугат конференциясендә Автошәһәрнең мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

«Россия Ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясенең барлык субъектларында мәктәп җитәкчеләреннән катнашу өчен гаризалар кабул итә башлый, катнашучыларны теркәү 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ярышларны оештыру комитеты утырышы барышында билгеле булды.

2022 елгы Бөтенроссия түгәрәкләренә гаризалар кабул итү башланды. Катнашу өчен өстәмә белем бирү оешмалары, технологик энтузиастлар командалары, мәктәп укучылары һәм студентлар чакырыла. Конкурс Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

4-11 сыйныф укучылары, шулай ук көллият һәм техникум студентлары Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган Бөтенроссия иншалар конкурсында катнаша ала.

Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бөтенроссия онлайн-викторина Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышланган «Россия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркларының чаралар циклын ача. Викторина «Россия Ел укытучысы» конкурсының федераль экспертлары катнашында агарту инициативалары үзәге белән берлектә төзелде. Проект Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

2022 елда химия, әдәбият һәм география буенча БДИның төп чорының беренче имтиханнары штат режимында узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International