ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2022 ел
җомга

17 майда Казан дәүләт энергетика университетында Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирас елы уңаеннан театр көне узачак. Кәрим Тинчурин театры студентларга “Беренче театр” (авторы – Г.Камал) комедиясен күрсәтәчәк. 

Анда Россия һәм кайбер чит илләрдән 10 меңнән артык педагог катнашачак.

Казан дәүләт энергетика университеты «Россия Студентлар отрядлары» бөтенроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан төп һөнәри белем бирү программалары буенча студентлар отрядларында катнашучыларны укыту өчен грант отты.


12
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

11 майдан Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру өчен муниципаль мәгариф оешмалары арасында конкурсның республика этабына гаризалар кабул ителә башлады.

12 май көнне Казанның Совет районының 93-нче номерлы гимназиясе базасында XIX республика Кирилл-Мефодий яшүсмерләр фәнни укулары булып узды.

11-13 май көннәрендә Уральск шәһәренең мәгариф системасы вәкилләре делегациясенең Татарстанга визиты оештырылды. Делегация составына Казахстан Республикасының Көнбатыш Казахстан өлкәсендә урнашкан мәктәп директорлары, балалар бакчалары мөдирләре керде.

Мәктәп укучылары һәм көллият студентлары «Зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының өченче сезонында – «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы линейкасына керүче яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык проектында катнаша алалар. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

7-11 сыйныф укучыларын «Финтех» профиле буенча Innopolis Open халыкара олимпиадасына чакыралар. Аның расписаниесе оештыручылар сайтында урнаштырылган.

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин хәрби хезмәт каралган федераль дәүләт органнары, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында Указга кул куйды.

16 майдан 22 майга кадәр, Бөтенроссия ата-аналар компетентлыгы атнасы дәвамында, «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты ата-аналар берләшмәсенә психологик-педагогик, методик һәм консультацион ярдәм күрсәтү буенча чараларны тормышка ашыруда катнашучы 105 оешма үткәрә торган вебинарлар, лекцияләр һәм мастер-класслар сериясе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылды, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International