Казанда «Оча торган робототехника» компетенциясе буенча WorldSkills чемпионатының региональ этабы уза. Көллиятнең биш студенты квадрокоптер программалаштыра, ул билгеле бер техник бирем буенча оча.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт төбәкләрдә Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр белән мәктәпләрдә контроль эшләр саны белән бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча уртак эшне җайга салырга әзер, дип белдерде ведомство җитәкчесе Анзор Музаев, Россия Федерациясе субъектларында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрнең XVIII съездында катнашучылар алдында чыгыш ясаганда.
7 февральдән 14 мартка кадәр балалар һәм яшүсмерләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан «Ватан сагында» дигән V Республика балалар иҗаты конкурсы узачак.
«Метрология, стандартлаштыру һәм сертификацияләү» дисциплинасы буенча республика олимпиадасы 27 гыйнварда В.Д. Поташова исемендәге Техник көллият базасында узды.
872 көн дәвам иткән Россиянең Хәрби дан көненә – Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көненә (1944 ел) багышланган «Мәңге исән шәһәр» Бөтенроссия ачык дәресе булып узды. Трансляция Санкт-Петербургтагы Ленинградны саклау һәм блокадалау Дәүләт мемориаль музееннан узды. Проектны Россия Мәгариф һәм фән Министрлыгы башлап җибәрде.
Казан федераль университеты «Киңлек мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен белгечләр әзерләү буенча югары уку йортлары консорциумына керде.
24-27 гыйнварда Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында Татарстанның 7-8 сыйныф укучылары арасында физик культура буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.
2021 елда «Бөтенроссия куркынычсызлык дәресе» масштаблы проекты старт алды. 220 меңнән артык кеше гадәттән тыш хәлләр, терроризмга каршы тору, юлда һәм челтәрдә куркынычсызлыкка багышланган беренче дәресләрдә катнашты. 1-3 февральдә дөрес туклануга багышланган яңа тематик модуль башланачак.
26 нчы гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 мең 207 укучы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә «иртәнге фильтр» ны үтә алмаган укучылар саны 884 бала (1 сентябрьдән 36 920) тәшкил итә.
25 нче гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, республикада 466 меңнән артык мәктәп укучысы һәм 31 801 укытучы көн саен иртәнге медицина фильтрын уза. Бүгенге көндә «иртәнге фильтр» ны уза алмаган укучылар саны 1 027 бала тәшкил итә (1 сентябрьдән – 35 017).