Яр Чаллыда «Өстәмә белем бирү педагогы 2022» һөнәри осталык муниципаль конкурсының финалы узды.
2020-2021 елларда мәгариф министрлыгы мәктәпләрне төзү программасын яңа дәрәҗәгә чыгарды. «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 115 мең урынга исәпләнгән 181 мәктәп һәм 110 мең урынга исәпләнгән 734 балалар бакчасы ачылган. 2024 ел ахырына кадәр барлыгы 1300 яңа заманча мәктәп барлыкка киләчәк.
КФУда Татьяна исемле студент кызлар белән таныштырып узачаклар, КНИТУ-КАИ студентлары «Черек күл»дә бәйрәм итәчәк, ә ТИСБИда сессия карачкысын яндырачаклар.
Барлыгы 44 һөнәр һәм белгечлек буенча белем бирү программаларын формалаштыруның сыгылмалы алымнарын, санлы икътисад өчен өстәмә модульне, шулай ук әзерлекне интенсификацияләү хисабына әзерләү срокларын кыскартуны күздә тоткан яңа макет буенча эшләнгән приказ проектлары урнаштырылган.
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы коррупцион хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомство бүлекчәсе эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында тавыш бирү форматында гражданнарны онлайн-сораштыру үткәрә. Тавыш бирү 2022 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк.
Татарстан «Пушкин картасы» программасы буенча сатылган билетлар саны буенча илдә беренче урында тора.
Үзбәкстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Үзбәкстан Республикасының Мәгълүмат технологияләре һәм коммуникацияләрне үстерү министры Шерзод Шерматов белән очрашты. Очрашуда катнашучылар хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча, шул исәптән «Иннополис» төркеме вәкилләре белән сөйләшүләр алып бардылар.
Бүген Илсур Һадиуллин Татарстан делегациясе составында Ташкенттагы «Ишга Мәрхәмәт» моноүзәгендә булды.
2 февральдән 5 февральгә кадәр татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада үткәрелә.
Татарстанда 2021/22 уку елында төп гомуми һәм урта гомуми белем, Урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларында белем алучылар арасында «Вакыт дәва түгел» иншалар конкурсы үткәрелә.