ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Үзбәкстанның Джизак шәһәрендә Казан федераль университеты (КФУ) филиалы ачылачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе фән һәм югары белем министры Валерий Фальков кул куйды.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Көн "4К" конкурсыннан башланды, аның нәтиҗәләре буенча номинацияләрнең тугыз җиңүчесе билгеләнде.

Татарстанда ссузлар студентлары өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионаты старт алды. Аның катнашучылары бөтен республикадан 1,8 меңнән артык конкурсант булды, алар 260 компетенция буенча ярышачак.

3 декабрьдә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында Татарстан студентлары һәм һөнәри белем бирү оешмалары укытучылары арасында “Әдәби табышмак” республика конкурсы узачак. Конкурс «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә һәм Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлана.

Конференция Алексей Черкунов, методист, тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы рәисе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге вәкилләре катнашында узды.

Россиядә 2022 елга студентлар туризмы программасы озайтылды. 150 тирәсе вуз укучылары төбәкләрдә арзан бәядән ял итә алачак, дип сөйләде "Студтуризм-2022" халыкара форумында вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Тугыз лауреат Казанда уза торган “Йөрәгемне балаларга бирәм - 2021” һөнәри осталык конкурсының беренче туры нәтиҗәләре буенча аталган. Лауреатлар икенче турда абсолют җиңүче исеме өчен көрәшне дәвам итәчәк.

Рус классикасы Федор Михайлович Достоевскийның тууына 200 ел тулу көнендә «Достоевскийны укыйбыз» конкурсына эшләр кабул итү башланды. Чара «Страна читающая» дәүләт корпорациясенең «Просвещение» халыкара проекты кысаларында уздырыла. 


17
ноябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Белем бирү мохите» онлайн-программасының яңа чыгарылышы күчмә форматта узачак: экспертлар «Йөрәгем балаларга бирәм» өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең һөнәри осталык Бөтенроссия конкурсының финалы уза торган Казаннан эфирга чыгачак.

15 ноябрьдән 19 ноябрьгә кадәр Казанда өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм – 2021» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең финалы уза. Бу-Россия Федерациясенең өстәмә белем бирү өлкәсендә төп һөнәри бәйге.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International