Казанның Мәскәү районында капиталь ремонттан соң 279-нчы номерлы «Сабый» балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә учреждениедә яңартылганнан соң спорт залы барлыкка килде, ясле төркем, мультипликация курслары һәм релаксация өчен аерым бүлмә ачылды.
Татарстан башкаласында Евгений Завойский исемендәге премия җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бүләк табигать белеме өлкәсендә яшь галимнәргә әлеге өлкәне үстерүгә һәм камилләштерүгә керткән өлеше өчен бирелде.
Татарстан «Пушкин картасы» буенча мәдәни чараларга билетлар сатып алган төбәкләр исемлегендә дүртенче урында тора. Бу хакта РФ мәдәният министры Ольга Любимова белдерде.
Урта һөнәри белем бирү заманча мәктәп укучылары арасында популярлаша бара. Бу хакта Россия көллиятләренә кабул итү кампаниясенең беренче этабы нәтиҗәләре сөйли.
1 октябрьдән 3 октябрьгә кадәр «Смена» Бөтенроссия балалар үзәге базасында студентларның педагогик отрядларының VIII Бөтенроссия форумы узачак. Анда Россиянең 35 регионыннан 300 кеше катнашачак: вожатыйлар һәм хезмәт яшүсмерләр отрядлары әгъзалары, Бөтенроссия балалар үзәкләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмаларның педагогик отрядлары вәкилләре, балалар ялы һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге экспертлар һәм белем бирү оешмалары вәкилләре.
2021 елда педагогик югары уку йортларына узган ел белән чагыштырганда, бердәм дәүләт имтиханының югары урта баллары булган яшьләр укырга керде. Бу хакта Россия Федерациясе мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев «XXI гасырда фән һәм технологияләр: трендлар һәм перспективалар» Россия профессорлар форумының пленар утырышы барышында сөйләде.
«Киләчәккә Билет» онлайн-проектында Россиянең 85 төбәгеннән 5 меңнән артык педагог катнашты. Алар теркәүне уңышлы үттеләр һәм махсус укулар үтә башладылар, дип хәбәр итә оештыручылар.
2021 елның 21-22 октябрендә Россиядә "Киләчәк туризмы - туризмның киләчәге" дигән беренче Халыкара студентлар туристик конгрессы узачак. Бу хакта РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.
Ата-аналар компетенциясен арттыру һәм гаилә корылышында ярдәм күрсәтү максатыннан Чаллы гаилә коруына булышлык итү үзәге белгечләре Әгерҗе районының тәрбиягә бала алган ата-аналары өчен семинар уздырганнар.
Әлмәт политехника көллияте студенты Артур Мөслимов "Коры төзелеш һәм штукатур эше" компетенциясе буенча WorldSkills Һөнәри осталык чемпионатында җиңүче булды. Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның туры эфирында студент ярышлар һәм аңа җиңәргә ярдәм иткән нәрсәләр турында сөйләде.