ЯҢАЛЫКЛАР


13
август, 2021 ел
җомга

2021 елның 12 августында Самарада РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев «iВолга» Идел буе федераль округы яшьләр форумын үткәрүгә әзерлек буенча эшлекле киңәшмә үткәрде.

"Россия - Минем тарих" проектының агарту фильмнарын "Россия электрон мәктәбе" порталында карарга мөмкин. Хәзер Россиянең барлык уку йортлары мультимедиа парклары материалларын тарих, җәмгыять белеме һәм МХК дәресләрендә файдалана ала.

Россия мәгариф академиясе 2021 елда мәгариф өлкәсендә яшь галимнәр конкурсын уздыру турында игълан итә.

17-19 августта Алабугада узачак мәктәп укытучылары халыкара фестивалендә ата-аналар өчен ике семинар уздыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Милли мәгариф турында 17-19 августта Алабугада узачак XI Халыкара мәктәп укытучылары фестивалендә катнашучылар фикер алышачак. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Асадуллина хәбәр итте.

1-11 нче сыйныф укучылары өчен "Беләсеңме? Өйрәт! " конкурсына гаризалар җыю башланып китте. Анда катнашучылар катлаулы фәнни концепцияләр һәм теорияләр турында гади сүзләр белән сөйләргә тиеш. Эшләр 31 октябрьгә кадәр nauka.uchi.ru сайтында кабул ителә. Җиңүчеләр конкурсны оештыручылардан һәм партнерларыннан кыйммәтле призлар һәм бүләкләр алачак.

13 августта Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысасында Казанда «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы базасында педагогик хезмәткәрләр өчен «Укытучының һөнәри үсеше һәм карьерасы. Яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы узачак.


12
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

12 - 14 августта «100% Татарстан» интеллектуаль эшлекле пространствоның виртуаль мәйданчыгында «Фән. Мәгариф. Хезмәт базары» Халыкара онлайн форум узачак. Быел чара Татарстанның мәгариф системасына һәм хезмәт ресурсларына багышланачак.

Түбән Камада 29 нчы балалар бакчасы базасында президент гранты ярдәмендә "Мөмкинлекләргә мохтаҗ" проектын тормышка ашыру башланды. Ишетү сәләте бозылган 40 бала хәзер үз бакчасында үсүче түгәрәкләргә йөри ала.

Татарстанның иҗтимагый оешмалары телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән грант ала алачак. Аның күләме 200 мең сум тәшкил итә. Тиешле карарны бүген республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International