ЯҢАЛЫКЛАР


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

3 һәм 4 июньдә рус теле буенча БДИны 16 034 укучы тапшырачак, аларның 15 196сы – агымдагы елда, 688е – узган елларда, 150се – урта һөнәри белем бирү мәктәбен тәмамлаучылар.


2
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

«Мәгариф һәм фән: галимнәрнең эше балаларны укыту һәм тәрбияләү системасын ничек камилләштерә» — Россия Мәгариф министрлыгының "Вестник образования"  электрон журналының май саны темасы. Чыгарылыш Россия мәгариф өлкәсе үсешендә мөһим роль уйный торган фәнни тикшеренүләргә багышланган.

 

Педагогик хезмәткә ярдәм итүнең яңа механизмнары, Россия педагогика мәктәбенең лидерлык позицияләрен үстерү, хәзерге сыйныф җитәкчесе образы һәм педагогик психология мәсьәләләре I Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумында өстенлекле темалар рәтенә керәчәк. Форум – Россиянең барлык төбәкләреннән класс җитәкчеләре ачык диалогы өчен беренче федераль мәйданчык.

Роспотребнадзор, Федераль туклану үзәге, азык-төлек биотехнологияләре һәм азык куркынычсызлыгы үзәге һәм "Орлёнок"  Бөтенроссия балалар үзәге (ВДЦ) белгечләре "Сәламәт туклану нигезләре" пилотлы белем бирү программасын эшләде. Анда  2021 елның мартыннан инде ике меңнән артык бала катнашты.

Татарстанның Лаеш районында “ Үз-үзеңә ышан ” республика балалар иҗаты фестивале узды. Анда дүрт яшьтән 18 яшькә кадәрге 300 гә якын бала катнашты, алар арасында ятим балалар да бар иде. Иҗади номерларны район мәдәният йорты сәхнәсендә Казан, Чаллы, Алабуга, Минзәлә, Чистай, Яшел Үзән, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм Лаеш районнары халкы тәкъдим итте. Алар арасында чын кечкенә йолдызлар да бар иде: «Голос. Балалар» тамашасының бишенче сезонда катнашкан  Олеся Машейко, “Син – супер” тапшыруы финалисты Данила Новиков, Игорь Крутой академиясе вәкилләре һәм башкалар бар иде. Фестивальнең максаты – балаларның талантларын ачу, аларга танылган иҗади коллективлар белән төрле сәхнә мәйданчыкларында чыгыш ясарга, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирү.

Татарстанда муниципаль берәмлекләр һәм министрлыклар аккаунтларын верификацияләү башланды. Бергәлек исеме янында  "шартлы тамга" буенча татарстанлылар рәсми төркемне белә ала, анда хәбәрләргә хакимияттән рәсми җавап алырга мөмкин. Хәзер берләшмәләрне верификацияләү эше ВКонтакте социаль челтәрендә актив бара. Бу хакта «Татмедиа» АҖендә Татарстан Республикасы Төбәк идарәсенең «Инцидент Менеджмент» системасы эшен алып баручы үзәгендә хәбәр иттеләр.

Хакимият органнары татарстанлыларның социаль челтәрләрдәге кимчелек-җитешсезлекләр турындагы шикаятьләренә уртача 6 эш сәгате эчендә җавап бирә. Бу хакта  Татарстан Республикасы Төбәк идарәсенең «Инцидент Менеджмент» системасы эшен алып баручы үзәгендә хәбәр иттеләр.

"Югары уку йортына онлайн укырга кер" – дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләүче һәм абитуриентларга электрон рәвештә укырга керү өчен документларны тапшырырга һәм укырга керү кампаниясенең барышын күзәтергә ярдәм итүче суперсервис. Сервис 2020 елның июнендә эшли башлаган һәм шул ук җәйдә проектка 54 вуз тоташтырылган.


1
июнь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Укучының мәдәни көндәлеге" республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International