Хакимият органнары татарстанлыларның социаль челтәрләрдәге кимчелек-җитешсезлекләр турындагы шикаятьләренә уртача 6 эш сәгате эчендә җавап бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Төбәк идарәсенең «Инцидент Менеджмент» системасы эшен алып баручы үзәгендә хәбәр иттеләр.
«2021 елның 1 гыйнварыннан «Инцидент Менеджмент» системасына 20 меңнән артык хәбәр керде; 18 меңнән артыгы Татарстан халкының конкрет кисәтүләрен, сорауларын һәм проблемаларын үз эченә алды. Социаль челтәрләр кулланучыларының бу хәбәрләренә хакимият органнарыннан җаваплар бирелде. Шул ук вакытта җавапның уртача вакыты 6 сәгать 22 минут тәшкил итте", - диелә хәбәрдә.
Татарстан Республикасы Төбәк белән идарә итү үзәге мәгълүматы буенча, эшләнгән инцидентлар саны буенча топ-5кә Чаллы, Казан, Түбән Кама, Әлмәт һәм Алабуга районнары кергән.
Популярлык буенча топта юллар, төзекләндерү, ТКХ, җәмәгать транспорты һәм куркынычсызлык темалары булды.
2018 елның ноябрендә «Инцидент Менеджмент» системасында Татарстанлыларның 91,6 меңнән артык хәбәре эшкәртелгән. Система реаль вакыт режимында социаль челтәрләрдә һәркем файдалана алырлык битләрне тикшерә: Вконтакте, Одноклассники, Instagram, Facebook, Twitter. Әгәр кулланучы хәбәрендә хәл ителмәгән проблема яки сорау турында мәгълүмат бар икән, кураторлар мәгълүматны хакимиятнең профильле органнарына мөрәҗәгать итүченең проблемасын хәл итү һәм аңа җавап бирү өчен күчерәләр.