ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2021 ел
шимбә

Фән һәм югары белем бирү министрлыгы уку юнәлешләрен үзгәрткәндә студент артында бюджет урыны саклансын өчен эш алып бара.

«Яңа проектларны алга җибәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы «Мәгарифтә яңа алымнарны үстерүнең 100 лидеры» стратегик инициативасы кысаларында «First.School — Заманча ата-аналарның беренче мәктәбе» проектларын гамәлгә ашыруда катнаша.


4
июнь, 2021 ел
җомга

Чыгарылыш сыйныф укучылары табигый-математик һәм инженер-техник белгечлекләр буенча  уңышлы укырга керә торган җиде уку йорты топ-200 мәктәп исемлегенә  керде. Россиянең топ-200 уку йорты исемлеге беренче тапкыр RAEX (РАЭКС-Аналитика) https://raex-a.ru/releases/2021/2June агентлыгы тарафыннан әзерләнгән.

Бик тиздән укучыларны имтиханнар көтә. Тормышның төп вакыйгаларының берсендә ничек сынатмаска? Имтиханга ничек дөрес карарга һәм невротик булмаска? Шпаргалка язаргамы икән? Бу һәм башка сорауларга психолог, психология фәннәре кандидаты, МДПУ ЮПиП кафедрасы доценты Майя Душкина җавап бирә.

Химия буенча 2021 елда БДИ баллары – бу ясалма интеллект һәм экспертлар тарафыннан аттестациядә катнашучыга һәр дөрес җавап өчен куелган бәя. Үтү баллары саны ел саен Рособрнадзорның тиешле боерыгы белән билгеләнә.


3
июнь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Рус теле буенча БДИ узачак барлык аудиторияләрдә дә, Имтихан үткәрү пунктлары штабында онлайн-күзәтү оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин 96 нчы Казан гимназиясендә матбугат очрашуында сөйләде.

Бүген, Балаларны яклау көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңартылган «Восток» балалар лагерендә булды. Аны ТР яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде.

Укучылар белән һөнәри юнәлеш бирү эше системасы кысаларында Казанның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбенең «Яшь десантчы» хәрби-патриотик клубында катнашучы унсигез кадет  физик культура укытучысы, запастагы лейтенант Тәлгат Камалиев, тәрбияче, запастагы өлкән прапорщик Илнур Зарипов, мәктәп табибы Лилия Курылева җитәкчелегендә 2021 елның 30 маеннан 3 июненә кадәр Рязаньның "Яшь десантчы" хәрби-патриотик клубында катнашучы ике тапкыр армия генералы В.Ф. Маргелов  исемендәге ике тапкыр  Кызыл Байраклы Рязань гвардия  югары һава-десант училищесында, Рязань Кызыл Йолдыз орденлы 137 нче гвардия парашют-десант кубань казак полкында – һава-десант гаскәрләренең хәрби частендә һәм «Патриот» хәрби-патриотик паркында булдылар  (Мәскәү өлкәсе).

2022 елның 1 мартыннан вузлар дәүләт аккредитациясе турында таныклыкны бер тапкыр һәм мәңгегә алачак. Моны  "РФда мәгариф турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү күздә тота. Элегрәк аккредитацияне 6 елга бер расларга кирәк иде. Мондый таныклыкны алу өчен Рособрнадзор тикшерүе узарга һәм аны югалтмас өчен югары планканы тотарга кирәк.

Студентлар һәм югары уку йортларын тәмамлап чыгучылар Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфатына мөмкин булган 10 баллның уртача 6,6 баллына бәя бирделәр. Татарстан югары уку йортларында югары белем алу аспектларын үзләштерүне тикшерү "ПромРейтинг" агентлыгы тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International