ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2021 ел
дүшәмбе

Казанда Балаларны яклау көнендә 100дән артык чара узачак. Бәйрәм программасын музыка мәктәпләре, мәдәният сарайлары, шәһәр китапханәләре һәм башка оешмалар әзерләде. Иртәдән шәһәрдә концертлар, күргәзмәләр, асфальтта рәсемнәр конкурслары, спорт ярышлары һәм флешмоблар узачак.

Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Казанда гражданнарны бергәләп кабул иттеләр.

Россиядә 11 майда Казанда булган фаҗиганең кабатлануын булдырмас өчен мәктәпләрдә тәрбия элементын көчәйтергә кирәк. Укытучылар баланы укытырга гына түгел, ә тормышта үзен табарга ярдәм итәргә тиеш. Мондый фикерне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тина Канделакиның «Махсус кунак» программасында белдерде.

 

Татарстанда «Демография», «Мәгариф» һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм  проектлары ярдәмендә 2021 елда ике яңа мәктәп һәм 16 балалар бакчасы барлыкка киләчәк, дип хәбәр итте республика икътисад министрлыгының матбугат хезмәте.

Рособрнадзор 2021 ел ахырына илнең барлык муниципалитетларында белем бирү сыйфатын бәяләячәк, дип хәбәр итте ведомство җитәкчесе Анзор Музаев.

«Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча Татарстан Республикасында сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча республика үзәге агымдагы елның июнь-август айларында укучылар өчен «Фән», «Сәнгать» һәм «Спорт» юнәлешләре буенча профильле программалар оештырырга җыена.

"Россия – мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасы студент конкурсларында катнашучылар өчен туристик кешбэк программасын 1 июльдән эшләтеп җибәрү планлаштырыла, дип белдерде Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова.

Татарстанның Питрәч районы халкы Богородское  һәм Көек авылларында төзелүче ике балалар бакчасы өчен исем сайлады. Мәктәпкә кадәрле белем бирү учреждениеләре "Демография" илкүләм проекты буенча төзелә.

Бүген «Санкт-Петербург» волейбол үзәгендә Татарстанның 2020-2021 сезонының «Мәктәп волейбол лигасы» финал уеннары узды. Турнирга республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән егетләр һәм кызлар арасында 6 команда көч сынашты. Җиңүчеләр арасында Казан спортчылары да бар иде.

Россия фән һәм югары белем бирү министрлыгы экспертлары "Приоритет-2030" югары уку йортларына дәүләт ярдәме программасы буенча иң кискен сорауларга җаваплар әзерләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International