20-22 майда Актаныш районында “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт ярышларының төбәк этабы финалы узды.
Татарстанның бер генә балалар лагеры да санитар-эпидемиологик бәяләмәдән башка эшли алмый. Бу хакта кичә ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта сөйләделәр.
Республикада «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы дәвам итә.
28 майда Россия Мәгариф министрлыгында Костомаров форумы кысаларында «Тел белем бирү сәясәте: федераль һәм төбәк аспектлары» конференциясе узачак. Чарада рус теле һәм әдәбияты укытучылары, педагогик югары уку йортлары һәм мәгарифне үстерү институтлары укытучылары катнаша.
Россиянең яңаадан эшли башлаган данлыклы «Артек» һәм «Орленок» балалар лагерьларына Татарстаннан 230 бала ял итәргә җибәрелә.
Җәйге чорда лагерьларда Татарстаннан 183,6 меңнән артык бала ял итәчәк. Аларның 60 проценттан артыгы шәһәр яны лагерьларында ял итә алачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.
Казан шәһәренең 7 мәктәбенә һәм Чаллының 2 мәктәбенә электрон почта аша куркыныч хәбәрле хатлар килде – барлык уку йортларын тикшерделәр, бернәрсә дә тапмадылар. Май аенда мәктәпләргә мина куелу турындагы хәбәрләр дулкынына бер Татарстан мәктәпләре генә эләкмәде – шундый ук хәл Россиянең башка төбәкләрендә дә узды.
Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең зур мәктәп пикнигында катнашучылар «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Мәдәни код» халыкара фестивале резидентлары тарафыннан ясалган муралларның эскизларын буядылар.
Чаллыда ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Туган телләр һәм халык бердәмлеге елын әзерләү буенча эшче төркем берничә мәктәптә булды. Аерым алганда, кунакларны 11 нче мәктәп проекты кызыксындырды, анда балаларны башкорт сыйныфына җыю оештырылды.
“Бергәләп коррупциягә каршы!” Халыкара яшьләр конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Конкурс дөньяның барлык дәүләтләреннән дә яшьләр өчен үткәрелә. Ул Россия мәгариф министрлыгы ярдәмендә Россия Федерациясе Генераль прокуратурасы тарафыннан оештырылды.