ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Казан шәһәренең 149 нчы лицееның 1 нче сыйныф укучысы Әмир Шакиров А.С. Пушкинның «У лукоморья дуб зелёный..." шигырен татар телендә укыячак..» ("Руслан һәм Людмила»поэмасыннан өзек).

Россия Президенты Владимир Путин һөнәри белем стандартларына якын килүне үзгәртүне күздә тоткан законга кул куйды. Моннан тыш, закон уку вакытында берничә квалификация алу мөмкинлеген күздә тота. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Казан федераль университетында «Педагогик белем: яңа чакырулар һәм максатлар» IFTE-2021 педагогик белем бирү буенча VII Халыкара форум ачылды. Аның эшендә онлайн- һәм офлайн-форматта Россия, АКШ, Ирландия, Швеция, Германия, Канада, Кытай, Израиль, Уганда һәм башка илләр педагоглары катнаша.

Рус географик җәмгыятенең Халыкара конкурсына сорауларын 2021 елгы Географик диктант өчен иң яхшы сорауларга кабул итү 31 майда тәмамланачак, дип хәбәр итә Рус географик җәмгыяте.

КНИТУ-КАИның инженерлык лицей-интернатында уку йортында укырга теләүчеләрне теркәү уза. Конкурс 5, 6, 7, 8 һәм 10 сыйныфларда үткәрелә.

2022 елның 1 мартыннан уку сыйфатын даими  раслап, югары уку йортларын вакыты чикләнмәгән аккредитацияләүгә күчү булачак. Бу хакта Казанда "Державин укулары" Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында түгәрәк өстәл утырышында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.

КВНның Бөтенроссия яшь армиячеләр лигасы үз эшен 2019 елда башлады. Бу яшь армиячеләрнең иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен уникаль мәйданчык.

2021 елның 1 сентябреннән Лаеш техникумы пилотсыз очу аппаратларын тышкы пилотлаштыру буенча кирәкле юнәлеш ачарга планлаштыра. Яңа белгечлек "пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү" дип аталачак. Бу турыда техникум директоры Эльвир Якупов сөйләде.


26
май, 2021 ел
чәршәмбе

Россия мәгариф министры Сергей Кравцов һәм физика буенча Азия олимпиадасында сигез алтын медаль яулаган мәктәп укучылары Мәскәүдә сугыш елларында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырттылар. Чара “Хәтер бакчасы” акциясе кысаларында узды.

Россия мәгариф министрлыгы Хөкүмәт карары проектын эшләде, ул колледжларда төркемнәр кураторларына айлык федераль түләүләрне күздә тота. Документ иҗтимагый фикер алышу өчен regulation.gov.ru норматив хокукый актлары проектлары порталында урнаштырылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International