ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

"Штаблар утырышында әйтелгән мәгълүмат буенча мәгариф учреждениесенең һәм укытучыларның гамәлләре дөрес дип бәяләнгән. Билгеләп үтелгәнчә, балалар мәгариф учреждениесендә эвакуация вакытында үзләрен ничек тотарга кирәклеген белгәннәр. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, балалар берсүзсез укытучыларны тыңладылар һәм, тормышны мөмкин кадәр күбрәк саклап калу һәм объектта корбаннар санын киметү өчен, аларның йөкләмәләрен үтәделәр ", - дип хәбәр итте Фазлыева.

24 майдан ТДИның төп чоры башлана. Имтиханнарда бернинди үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Бу мәктәпнең 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучылары федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында программаны тулысынча үзләштергәннәр, һәм Рособрнадзор раслаган расписание буенча алар имтиханнар тапшырачак ", - дип сөйләде спикер. Һадиуллин сүзләренә караганда, гимназия бинасында ремонт тәмамланганчы, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен уку процессы 171 нче һәм 174 нче мәктәпләрдә оештырылачак. Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы ассызыклаганча, укытуның төрле формалары кулланылачак, әмма уку процессы туктамаячак. "Ниндидер сыйныфларда – дистанцион формада булачак. Чыгарылыш сыйныфлар өчен консультацияләр үткәрәчәкбез. Төрле формалар булачак, әмма уку процессы өзелмиячәк, график буенча узачак. Һәм башлангыч сыйныф укучылары да, шулай ук 9 - 11 сыйныф укучылары да укуларын дәвам итәчәк», - дип аңлатты министр.

Бүген, 2021 елның 12 маенда, Татарстан Республикасының урта мәктәпләрендә йомгаклау иншасы үткәрелә.

Бүген 175нче мәктәптә булган фаҗигадә зыян күрүчеләрнең арту сәбәпләрен аңлаттылар.

Татарстан мәктәпләрендә төрле ышанычлы сак системалары тора.

11 майда Мәгариф хезмәткәрләре йортында психологик-педагогик хезмәтләр психологлары, белем бирү оешмалары психологлары өчен ашыгыч киңәшмә узды. Казан шәһәренең 175 нче гимназиясендә булган хәлләр буенча ашыгыч киңәшмә узды.

БМО генераль секретаре Антониу Гутерреш һәлак булган Казан мәктәп укучыларының әти-әниләренең, шулай ук бөтен Россия халкының кайгысын уртаклашты. Бүген булган хәл — мәгънәсез көчләү акты, дип саный ул. Бу хакта генераль секретарьнең рәсми вәкиле Стефан Дюжаррик сөйләде.

 

Казанның 175нче мәктәбендәге атышта һәлак булучыларның гаиләләре берәр миллион сум акча алачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән Террорчылыкка каршы республика комиссиясе утырышында шундый карар кабул ителде. Республика Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шул хакта хәбәр итте.

Хәзерге вакытта Республика балалар клиник хастаханәсендә ТР Президенты, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле, РФ сәламәтлек саклау министры һәм РФ мәгариф министры катнашында киңәшмә уза. Алар Казанның 175 нче мәктәбендәге фаҗига корбаннары турында сөйләшә.


11
май, 2021 ел
сишәмбе

Шәһәр халкы Казанның 175 нче  мәктәбе янындагы мемориалларга чәчәкләр сала һәм уенчыклар алып килә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International