14 майда «Эшкә хокук» федераль проекты кысаларында МЕГА – Казан сәүдә-күңел ачу үзәгендә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар өчен «Карьера юлы» конкурсы финалы узачак. Чараның инициаторлары – Россиядә Ingka Centres компаниясе, МЕГА сәүдә үзәкләре белән идарә итүче һәм «Перспектива» РООИ. Проектны Казанда «Шәһәр мәгариф үзәге» ДПО башкара.
Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков 2021 елда вузларга кабул итү үзенчәлекләре турында боерыкка кул куйды. Ул университетларга укырга кабул итү сынауларын дистанцион рәвештә үткәрергә хокук бирә.
Миллионнан артык укучы һәм урта һөнәри белем бирү студентлары "Зур үзгәреш" конкурсында катнашуга гариза бирделәр. Ул 12 юнәлеш буенча уза: фән һәм технологияләр ("Киләчәкне булдыр!"), сәнгать һәм иҗат ("Иҗат ит!"), журналистика һәм яңа медиалар ("Иң кирәклесе турында сөйлә!"), урбанистика ("Әйләнә-тирә дөнны үзгәрт!"), тарихи хәтер ("Исеңдә тот!"), волонтерлык (“Игелек кыл!"), сәяхәт һәм туризм ("Россияне күрсәт!"), экология ("Табигатьне сакла!"), сәламәт яшәү рәвеше ("Сәламәт бул!"), белем бирү технологияләре ("Яңаны ач!"), эшкуарлык ("Эшкуар бул!") һәм дәүләт куркынычсызлыгы ("Ватанга хезмәт ит!").
Бүген Дәүләт Советында «Парламент дәресе - 2021» кысаларында узган балалар рәсемнәре, инша һәм эсселарның республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
28-29 апрельдә Бурятия Республикасы мәгариф системасы вәкилләре делегациясе визиты булды.
15 апрельдә йомгаклау иншасын (изложение) анда катнашучыларның 98%ы уңышлы язды һәм "зачет" алды, бу узган еллар нәтиҗәләренә туры килә. Бу көнне иншаны 680 мең кеше язды, шул исәптән 677 меңнән артыгы — агымдагы уку елының чыгарылыш сыйныф укучысы.
2021 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасында халыкара катнашулы «Хәзерге заман мәгарифенә тотрыклы үсеш идеяләрен интеграцияләү: чакырулар, инновацияләр, уңышлы практикалар» дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.
Җәйге каникулларда Татарстан укучылары һәм студентлары өчен 183 меңнән артык юллама бүленәчәк, шул ук вакытта аларның бер өлеше бюджет акчалары хисабына түләнәчәк.
11 сыйныфларда йомгаклау иншасы (изложение) нәтиҗәләре 2021 елның 15 апрелендә расланды.
«Заманча мәктәп» һәм «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проектларын гамәлгә ашыру кысасында «Россия Федерациясе мәгариф министрлыгы дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм хезмәткәрләрне һөнәри үстерү академиясе» өстәмә һөнәри программалар буенча белем бирү педагогик хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәге белән берлектә «Кванториум» балалар технопарклары , «Үсеш ноктасы» табигый-фәнни һәм технологик юнәлешле белем бирү үзәкләре һәм «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәкләре педагогик хезмәткәрләренең өстәмә һөнәри программалары буенча укуларын оештыра.