Татарстан Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт инициативасы белән оештырылган «Җиңү өчен 100 балл» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бүген КФУның Н. И.Лобачевский исемендәге лицеенда өлкән сыйныф укучылары БДИда йөз балл алган узган еллар чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты. Чарада ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Татарстанда булачак укытучыларны әзерләүгә стипендиаль ярдәм проектында катнашуга дәгъва кылучылар белән индивидуаль әңгәмәләр уза.
20 марттан 30 апрельгә кадәр 24 гомуми белем бирү предметы буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы уза. Олимпиада Россия Федерациясенең 16 төбәгендә оештырылачак, шулар арасында: Мәскәү, Санкт-Петербург, Белгород, Свердловск, Ульяновск, Төмән, Калининград, Түбән Новгород, Киров өлкәләре, Ставрополь крае, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан бар.
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының барлык 26 мәктәбендә шахмат зоналары эшләячәк. Шушы көннәрдә ике яңа мәйданчык Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә мәктәпләрендә ачылды.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, Россия Мәгариф министрлыгы киләсе елдан мәктәпләрдә 5 мең педагогик сыйныф булдырырга планлаштыра, дип хәбәр итә РИА Новости.
Мәгариф министрлыгы көллиятләрдә һәм техникумнарда кайбер программалар буенча белем бирү вакытын ике елга кадәр кыскартырга планлаштыра. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Дәүләт Думасының мәгариф һәм фән комитеты утырышында чыгыш ясаганда сөйләде.
Нурлатның 4 нче номерлы шәһәр мәктәбендә унынчы уен шахмат зонасы ачылды. Инициатива "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.
6-11 нче сыйныф укучылары бер атнада әйберләр, компьютер күзлегеннән интернет нигезләрен үзләштерәчәк һәм үз проектларын булдырачак. КФУның Алабуга институты каршындагы фәнни коллаборация йортында яңа технологияләр мәктәбе старт алды.
«Үсеш ноктасы»ның функциональ зоналары Алабуга районының Иске Юраш, Костенеево һәм Бехтерево авылларында ачылган иде. Хәзерге вакытта Тарловкада урнашкан 11 нче мәктәптә зонаны ремонтлау бара.
19 марттан 20 мартка кадәр Ютазы районында 2020/2021 еллар сезонында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизиональ этабы узды.