ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2021 ел
җомга

Француз прозасы тәрҗемәчесе, Россия Язучылар берлеге әгъзасы һәм Сорбонна университетының докторлык дәрәҗәсе иясе мастер-класслар һәм иҗади очрашулар уздырачак.

Милли театр сәнгатен үстерү,  Шәүкәт Биктимеров һәм татар драматурглары, язучылар иҗатын пропагандалау максатыннан 28нче гыйнвар көнне Саба муниципаль районында  Шәүкәт Биктимеров исемендәге балалар театр сәнгате зона бәйгесенең йомгаклау этабы булып узды.  

2021 нче елның 27 гыйнвар көнне Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсенең 62 нче «Тирәк» балалар бакчасында, Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында, «Гаиләдә, балалар бакчасында һәм мәктәптә Р.Фәхреддин мирасына таянып балаларга әхлак тәрбиясе бирү» темасына дистанцион региональ семинар булып узды. 

2020 елның 9 ноябреннән 2021 елның 22 гыйнварына кадәр «Союзмультфильм» киностудиясенең 85 еллыгына багышланган 3D-модельләштерү буенча республика конкурсы үткәрелде. Конкурс Татарстан мәгариф оешмаларында тәрбияләнүчеләрне инновацион техник һәм декоратив-гамәли иҗат өлкәсенә мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итү өчен оештырылды.

Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге «Өстәмә белем бирү программаларын тормышка ашыру процессында дистанцион белем бирү технологияләрен куллану һәм электрон укыту» юнәлеше буенча табигый-фәнни, техник, социаль-гуманитар, физкультура-спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешендә стажлары  5 елдан да ким булмаган  өстәмә белем бирү педагоглары өчен квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаны оештыра.

Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстан бүлеге активистлары Россия студентлар отрядларының төбәк бүлеге һәм Казан кооператив институты белән берлектә кардан скульптуралар ясадылар. Аларның берсе — зачет кенәгәсе, ә аның битләрендә һәр студентның хыялы —  бишле билгесе!

26-28 гыйнварда Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында 9-11 сыйныф укучылары өчен астрономия буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы һәм 7-8 сыйныф укучылары өчен астрономия буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Кукмарада балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр өчен районның үткәненә сәяхәт оештырылды. Чараны Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышладылар.


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

26 гыйнвар көнне Чирмешән лицее базасында «Иң яхшы татар теле укытучысы» Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды.

Гыйнвар ахырына кадәр белем бирү оешмаларында 27 гыйнвар – Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә һәм Кызыл армия көчләре белән Аушвицлар лагерен азат итүгә 76 ел тулуга багышланган ел саен үткәрелә торган Холокост корбаннарын искә алу атнасы үткәрелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International