ЯҢАЛЫКЛАР


28
гыйнвар, 2021 ел
пәнҗешәмбе

17 февральдә онлайн-форматта татар теле һәм әдәбияты буенча Төбәкара олимпиада узачак.

27 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районының Балалар сәнгать мәктәбендә өстәмә белем бирү педагоглары өчен «Укучыларның сәнгать-эстетик үсеш инструменты буларак заманча сынлы һәм музыкаль чаралар» дигән республика семинар-практикумы булып узды.

Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы каршындагы Татарстан Республикасы грантларын һәм премияләрен бирү буенча комитет яшь галимнәргә дәүләт ярдәме күрсәтү өчен Яшьләр фәнни грантлары һәм премияләренә 2021 елга конкурс игълан итә.

Сергей Кравцов балаларны һәрьяклап үстерү, алар тарафыннан база һәм гамәли белемнәр алу мөһимлеген билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, илдә һәр өченче мәктәп белем бирү нәтиҗәләрен яхшырту өчен потенциалга ия.

2020 елның 1 октябреннән 2021 елның 22 гыйнварына кадәр «Сәнгати һәм социаль-педагогик юнәлешләрдә өстәмә белем бирү буенча методик кейсларның панорамасы» Республика программа-методик эшләнмәләр конкурсы узды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов Апас мәктәбендә балаларны тукландыруның сыйфаты белән кызыксынды. Ул ата-аналар комитеты белән кухняда булды һәм мәктәп менюсындагы төшке аштан авыз итте.

Планга балалар тормышының төрле өлкәләрен (сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль яклау, мәдәният һәм спорт) яхшырту өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән 129 чара кертелгән.

Олы Тархан урта мәктәбендә бөтенроссия һәм республика фән олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын уку йорты директоры Расих Шагаев җыйды. 4-11нче сыйныфларның 20 укучысы 35 призлы урын алды, шуларның 16сы җиңүче булды.


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

26 гыйнвар көнне Тәтеш районында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина катнашында ата-аналар советының чираттагы утырышы булды.

24 гыйнвардан 5 февральгә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты (тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртипне профилактикалау лабораториясе), «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, тәрбия процессын оештыруда катнашучы педагоглар өчен «Балалар иҗтимагый берләшмәләре, укучылар үзидарәсе органнары эшчәнлеген оештыруга комплекслы якын килү» дигән өстәмә һөнәри программа уздыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International