Казанда салкын тию авырулары аркасында 14 мәктәптә 19 сыйныф карантинга ябылган. Татарстанның калган мәктәпләре гадәти режимда эшли.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуының сәбәбен аңлатты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында әйтте.
Татарстан Республикасының Алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге базасында дистанцион форматта республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының тәрбия эшчәнлеген методик озата баруны оештыру мәсьәләләре буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе узды.
14-15 декабрьдә Россия Мәгариф министрлыгы балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Балаларга өстәмә белем бирү - талантларны тормышка ашыру һәм үстерү мөмкинлеге» темасына Бөтенроссия киңәшмәсе уздырачак. Анда катнашучылар «Мәгариф» илкүләм проектының федераль проектларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Әлеге чемпионат яшь белгечләрне һәм танылган профессионалларны, педагогларны һәм эш бирүчеләрне берләштерде, яшь белгечләргә үзләрен күрсәтү һәм яңа тәҗрибә алу мөмкинлеге бирде.
Казан федераль университеты филологлары «Татарча диктант – 2020» акциясенә нәтиҗә ясады. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яңа Чишмә районында Кеше хокуклары буенча бердәм дәрес 10 декабрьдә билгеләп үтелгән Халыкара Кеше хокуклары көненә багышланган. Гимназиядә әлеге чарада Татарстан Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова катнашкан.
Видеоконференция режимында «Фәндә һәм мәгарифтә иминлек» Бөтенроссия фәнни-гамәли форумы узды. Чара РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы ярдәмендә “Спецвузавтоматика” фәнни-тикшеренү институты базасында узды. Казан федераль университетының гомуми мәсьәләләр буенча проректоры Ришат Гузейров тәкъдим итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында министрлыкның киләсе 2021 елга төп җиде максаты билгеләнде.
11 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Конституция суды «Конституцион хокук белгече» конкурсы үткәрделәр.