Иртәгә Иннополис университетының биш көнлек фән һәм техника онлайн-фестивале старт ала. Фестивальдә катнашу - бушлай. Чарага https://prostofestival.ru/ сайтында теркәлергә мөмкин.
14 декабрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары конкурсы бергәлегендә "Урбанистика һәм шәһәр төзелеше" дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уза.
2021 елның 3 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр төгәл һәм табигый фәннәрне өйрәнү белән кызыксынучы 7-11 сыйныф укучылары МФТИның кышкы олимпиада мәктәбендә катнаша алачак.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин киләсе елдан балалар бакчаларында ата-аналар түләве артуының сәбәбен аңлатты. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында әйтте.
Татарстанда дистанцион укуга күчәргә җыенмыйлар. Бу хакта бүген ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин #ТатарстанОнлайн программасында белдерде.
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин укучыларның шахмат белән кызыксынуы артуын билгеләп үтте. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы #ТатарстанОнлайн программасында белдерде.
Татарстанда мәктәп укытучылары арасында коронавирустан прививка ясатырга теләүчеләр бар. #ТатарстанОнлайн программасында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин шул хакта әйтте.
Казанда Куюки һәм Яңа Салмачи бистәләрендә балалар бакчалары һәм мәктәпләр булырга тиеш. Бу хакта #Татарстан Онлайн программасында Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыда Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиядә булды, ул балаларны тукландыруны оештыру белән танышты. Ул ашханәне карады, ассортимент белән танышты, мәктәптә бирелә торган ашларны татып карады. Ул гимназиядә тәкъдим ителгән кайнар ризыкның сыйфатын югары бәяләде. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру: 2020 елга йомгаклар һәм 2021 елга планнар. Бүген, 14 декабрьдә ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашында узачак #Татарстан Онлайн тапшыруы туры эфиры әлеге темага багышланачак.