Актанышның Сәләтле балалар өчен гимназия-интернатында «Rameev» өстәмә белем бирү IT-лабораториясе ачыла. Ул электрон-хисаплау машинасын уйлап табучыларның берсе булган татар галиме Бәшир Рәмиевкә багышлана. Бу хакта Гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова Zoom кушымтасында узган конференциядә сөйләде.
Быел «Яшь профессионаллар» югары уку йортлары милли чемпионатында Россиянең 39 төбәгеннән һәм 24 илдән конкурсантлар көч сынашты.
КНИТУ-КАИның икътисад теориясе һәм ресурслар белән идарә итү кафедрасы доценты Вера Вакс коррекцион педагогика һәм махсус психология өлкәсендә яшь тикшеренүчеләрнең I Бөтенроссия конкурсы призеры булды.
9 декабрьдә Ватан геройлары көне билгеләп үтелә
Иртәгә, 10 декабрьдә 10:00 сәгатьтә «Кече яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм укыту» 10 нчы Халыкара конференциясе (ЕССЕ 2020 Онлайн) үз эшен башлап җибәрә. 2020 елда ECCE конференциясе беренче тапкыр онлайн-форматта узачак. Программада Швеция, Австралия, Бөекбритания, АКШ, Нидерланд, Норвегия спикерлары, Россия һәм БДБ илләреннән катнашучылар - барлыгы 20 000 кеше чыгыш ясаячак
2020 елның 16 декабрендә 13.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең онлайн мәйданчыгында 2021 елда «Җәмгыять белеме» предметы буенча ДЙАга әзерлекнең актуаль мәсьәләләренә багышланган методик семинар узачак.
7-13 декабрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге мәктәп укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабына әзерлек буенча онлайн режимда укыту-күнегүләр үткәрә.
Татарстанда башлангыч мәктәп балаларын бушлай ашату өчен тотыласы акчаның 58 проценты федераль бюджеттан бирелә, 42 процентын республика каплый. Бу турыда Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республиканың Хөкүмәт йортында узган брифингта әйтте.
Туган телне саклау һәм үстерү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны полилингваль тәрбияләү кысаларында, 2020нче елның 2нче декабренда ДАҺБУ “Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте ”Милли кадрлар әзерләү үзәгендә “Инновацион педагогик технологияләр кулланып, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең сөйләм коммуникациясе чарасы буларак, татар һәм инглиз телләрен гамәли белү” полилингваль белем бирү проекты тормышка ашырыла башлады.
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) коронавирус инфекциясе шартларында мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеге буенча санитар кагыйдәләрне 2021 ел ахырына кадәр озайтты. Тиешле карарны Роспотребнадзор башлыгы, Россиянең баш санитар табибы Анна Попова имзалады.