ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә сыйфатлы, сәламәт һәм баланслы кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыру буенча масштаблы эше кысаларында 1 һәм 2 декабрьдә Саранскида (Мордовия Республикасы) Бөтенроссия конференциясе узачак, анда мәктәптә туклану системасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.

30 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 11:00 сәгатьтә «Зур тәнәфес» Бөтенроссия ачык дәресе узачак.

26-28 ноябрь көннәрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм интернат-мәктәпләренең 7-11 нче сыйныф укучылары арасында математика буенча олимпиада булды.

Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла. 


27
ноябрь, 2020 ел
җомга

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт унберенче сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасының яңа расписаниесен раслады. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Лаеш районында Лаеш техник-икътисад техникумының 60 еллыгына багышланган чара узды.

Кичә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Дмитрий Глушко булды.

Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 14 сыйныф карантинга ябылган.

Татарстанның «Гражданнарга социаль ярдәм» федераль программасында катнашуы 2019 елда ятим балалар өчен 309 фатир сатып алырга мөмкинлек бирде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 17 нче утырышында хәбәр итте.

Идел буе спорт академиясендә 2020/21 сезонында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионатының «Туроператорлык эшчәнлеге» компетенциясе буенча төбәк этабы старт алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International