В. Г. Тимирясов исемендәге 1 нче Аксубай мәктәбе базасында робототехника буенча ярышлар узды. Чарада 4 команда — бистәнең үзәк мәктәпләре укучылары катнашты.
24-26 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләренең 7-11 сыйныф укучылары арасында җәмгыять белеме буенча “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм!" дип исемләнгән олимпиада узды.
Бердәм дәүләт имтиханын үткәрү вакыты турында карар яңа елга кадәр кабул ителәчәк, дип хәбәр итте Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев «Интерфакс» порталына.
Татарстанда һәр мәктәптә юнармия отрядының үз байрагы булачак. Байракларда уку йорты һәм отряд исемен йөрткән кешенең исеме турында мәгълүматлар күрсәтеләчәк.
24 ноябрьдә Казан энергетика көллиятендә Татарстан энергетика комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Электромонтаж» компетенциясе буенча III Республика тармак һөнәри осталык чемпионаты узды. Бирелгән вакыт эчендә барлык катнашучылар да конкурс биремнәрен уңышлы үтәп чыкты, нәтиҗәләр махсус белем узган сертификацияләнгән һәм квалификацияле экспертлар тарафыннан бәяләнде.
Югары Әлморза төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Илшат Минсафин һәм Наил Сабиров «XXI гасырның яшь техниклары» Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар.
Олы Тархан урта мәктәбе укучылары “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча үткәрелгән олимпиада призерлары булды. Олимпиада Татарстанда инде сигезенче ел уздырыла.
25 ноябрьдә Дәүләт Советында "Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» дигән конкурсларда җиңүчеләрне атадылар. Иң яхшы мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тапшырдылар.
26 ноябрьдә Татарстан Республикасы ДОСААФ төбәк иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе базасында "ЮНАРМИЯ" Бөтенроссия хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге слеты узачак.
Мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе субъектлары белән хезмәттәшлек турында килешүләрне гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты белән берлектә 24 ноябрьдә Россия Федерациясе мәгариф оешмаларының туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен вебинар үткәрелде.