Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2020 елның 27 декабрендәге 1931/19 номерлы карары нигезендә расланган Дәүләт биреме кысаларында "Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты" өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәгариф теориясе һәм практикасы кафедрасы 26 ноябрь 14:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен вебинар форматында "Үсеш ноктасы" темасы буенча семинар үткәрәчәк..
2020 елның 29 ноябреннән 6 декабренә кадәр Рус географик җәмгыятенең масштаблы агарту акциясе - Географик диктант узачак.
“Җиңү” милли премиясен тапшыру тантанасы ел саен үткәрелүче Бөтенроссия патриотик форум кысаларында беренче тапкыр уздырыла. Форум 9 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә узачак.
Югары Ослан районының Матюшино урта мәктәбе директоры Илдус Шәрәфиев А.С. Макаренко исемендәге Халыкара конкурсның II дәрәҗәдәге дипломы белән бүләкләнде. Әлеге конкурска ул агротехнологик профильле урта гомуми белем бирү мәктәптә башлангыч һөнәри белем бирүне оештыру буенча эш тәҗрибәсен чагылдыра торган проект тәкъдим итте.
Татарстанның 1-4 нче сыйныф укучылары юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен белү буенча бөтенроссия онлайн-олимпиадасында катнаша ала. Олимпиада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча оештырыла.
Өстәмә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм» XVI Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы финалында абсолют җиңүгә Казан Авиатөзелеш районы Мәктәптән тыш эш үзәге педагогы Анна Григорьева иреште.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән олимпиадаларның, интеллектуаль, иҗади конкурсларның яңартылган исемлеге проектын әзерләде.
Питрәч районы Шәле балалар бакчасында татарча курчак спектакльләре куеп, мультфильмнар төшерәләр. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә мәктәпкәчә белем бирү оешмасы мөдире Фәния Гомәрова сөйләде.
24 ноябрьдә КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институты мәйданчыгында ТР югары уку йортлары ректорлары Советының тантаналы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2020 елның IV кварталында «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва» телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика конкурслары үткәрелде.