Рособрнадзор карамагындагы Федераль педагогик үлчәнешләр институты 2021 елгы БДИ буенча расланган демоверсияләр һәм башка документлар бастырып чыгара башлады.
12-13 ноябрьдә Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү» компетенциясе буенча республикакүләм һөнәри осталык конкурсы узды.
Бүгенге көндә Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында биш мәктәптәге тугыз сыйныф карантинга ябык. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылды.
Казан федераль университеты 8-11 сыйныф укучылары өчен физика буенча беренче профильле проект программасын әзерләүдә һәм уздыруда катнашты.
16 ноябрьдә "ВКонтакте" социаль челтәрендә "Зур тәнәфес" мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия конкурсы бергәлегендә "Зур фән" дигән яңа тематик атналык старт алды. Конкурс Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
"ТИСБИ" идарә университеты булачак абитуриентларны һәм аларның ата-аналарын онлайн-форматта узачак ачык ишекләр көненә чакыра, ул 21 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә булачак.
Машина белән укыту, тирәнтен укыту һәм робот техникасы өлкәсендә дөнья белгечләре лекцияләре 7-10 декабрьдә онлайн форматта узачак. Катнашу бушлай.
20.35 Университеты «Ясалма интеллект 2020» Бөтенроссия мәгариф конкурсында катнашырга һәм ясалма интеллект һәм машина белән укыту технологияләрен уйлап табу өлкәсе белгечләре булырга чакыра.
Казан энергетика көллиятендә көзге каникуллар вакытында “Татэнергосбыт” АҖ хезмәткәрләре балалары һәм Идел буе районының 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен “Energy Skills Camp” дигән профориентация лагере узды.
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин мәгариф тармагында белем сыйфатын күтәрү өчен төп өч юнәлешне атады. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында сөйләде.