ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәктәпләр, көллиятләр һәм вузлар киләсе елның сентябрь аена кадәр үз белем бирү программаларына тәрбия программаларын кертергә тиешләр. Бу хакта Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтте.

Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу сроклары күчерелде, 9 сыйныфларда йомгаклау әңгәмәсе дистанцион форматта узачак. 

Унберенче ел рәттән Россия "Европа Брайль эссесы" халыкара конкурсында катнаша. Һәр елны диярлек Россия катнашучылары төрле номинацияләрдә җиңү яулый.

 

Мамадышның сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатында төзелеш эшләре алып барыла. Тиздән биредә яңа уку корпусы барлыкка киләчәк. Анда спорт, гимнастика һәм тренажер заллары, профориентация кабинеты, актлар залы, медицина блогы һәм йокы корпусы урнашачак.

Татарстан "Юнармия"се республиканың һәр районында балалар иҗаты патриотик үзәкләре булдырырга тели. Аларны инде булган Балалар иҗаты үзәкләре базаларында булдырачаклар, тик аларның эшчәнлегендә басым хәрби-патриотик темага ясалачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Республикасында “Юнармия” төбәк штабы башлыгы Александр Бородин сөйләде.

Чирмешән районы үзәгендәге «Ландыш» балалар бакчасы капиталь ремонттан соң ноябрь ахырында ачылачак. 

Бөгелмә машина төзүчләр техникумы WorldSkills Russia уздыру мәйданчыгы булды. 

16 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында Татарстан Республикасының сәләтле балалары өчен “IQ югары лигасы” профильле сменасы кысаларында әдәбият һәм хокук буенча укыту-тренировка җыеннары башланды.

Әлмәтнең «Жар-птица» 6 нчы балалар бакчасының балаларны үстерү үзәгендә «Сәламәт яшәү рәвеше трендында бул!» проекты тормышка ашырыла. Аның максаты - балалар, яшүсмерләр, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.

Быел Татарстаннан йөздән артык юнармияче Россия хәрби училищеларына укырга кергән, шуларның 20дән артыгы Казан югары танк команда Кызыл байраклы училищесын сайлаган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International