«Rukami» идеяләр һәм технологияләр фестивале Татарстанда 20-22 ноябрьдә үтәчәк. Анда 4 меңгә якын тамашачы катнашыр дип көтелә. Бу турыда «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Талантлар Университеты башкарма директоры Айдар Акмалов хәбәр итте.
Казанда биш көн дәвамында узган «Дөньякүләм лингвистика таләпләре һәм трендлары» лингвистика саммиты 24 ил галимнәрен берләштерде.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган 23-29 ноябрьдә узачак «Абилимпикс» VI илкүләм һөнәри осталык чемпионатының эшлекле программасы вакытында инвалидлыгы булган һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларның һөнәри белем сыйфатын күтәрү, аларны эшкә урнаштыру һәм һөнәри юнәлеш бирү турында фикер алышачаклар.
Югары Әлморза төп мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Илшат Минсафин һәм Наил Сабиров «XXI гасырның яшь техниклары» Бөтенроссия фестивалендә җиңү яуладылар.
18 ноябрьдә Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатьтә «Россия мәгарифе» федераль порталында туры эфирда атна саен чыгып килүче «Белем бирү мохите» онлайн-программасының яңа чыгарылышы күрсәтеләчәк. Бу атнаның темасы - «Квалификацияне арттыру: укытучыга үз күнекмәләрен камилләштерергә кем һәм ничек ярдәм итә?».
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт 19 ноябрьдә информатика һәм ИКТ буенча бердәм дәүләт имтиханын компьютер формасында сынап карыячак.
Лениногорск политехника көллияте базасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI Милли чемпионатының төбәк этабы узды.
Ел саен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов ярдәмендә уздырылып килүче эшләүче яшьләрнең «Наше время - Безнең заман» VIII телевизион иҗат фестивален үткәрү кысаларында 2020 елның 21 ноябрендә 18:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе концертлар залында фестивальнең зона этабы гала-концерты була, ә 30 ноябрьдә 17:00 сәгатьтә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында йомгаклау гала-концерты узачак.
Казанның Совет районында иртәгә 182-нче номерлы «Веснушка» балалар бакчасы эшли башлаячак. Бу быел төзелә торган тугыз мәктәпкәчә учреждениенең беренчесе. Азат Аббасов урамы, 41 адресы буенча урнашкан яңа балалар бакчасы 120 урынга исәпләнгән, шул исәптән 2 ясле төркеме.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына ата-аналардан 2020 елның декабрендә балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балалар өчен яңа ел тамашалары үткәрү турында күпсанлы мөрәҗәгатьләр килү сәбәпле түбәндәгеләрне хәбәр итәбез.