Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен инша үткәрү 2020 елның 2 декабреннән күчереләчәк, ул 2021 елның 5 апреленнән дә иртәрәк булмаячак.
Хәзерге вакытта Татарстанда грипп һәм ОРВИ таралу аркасында алты мәктәптәге унике сыйныф карантинга ябык. Мәктәп укучылары вакытлыча карантинга озатылды.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итә.
Россиядә «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) конкурсының төбәк чемпионатлары старт алды. Татарстанда чемпионат мәйданчыкларының берсе КФУның Алабуга институты каршындагы К.А.Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты булды.
Ел саен уздырылучы Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә XV Олимпия фәнни сессиясе узды. Олимпизмны үстерү мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядә Татарстан Республикасы югары уку йортларыннан һәм махсус урта уку йортларыннан студентларның һәм аспирантларның финал өлешенә сайлап алынган 13 фәнни доклады тәкъдим ителде.
18 ноябрьдә онлайн-форматта Республика мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Татарстан Республикасы халыклары фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Лаеш 2020/2021 еллар циклындагы «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты ярышларында катнашучыларны бик җылы кабул итте. Татарстанның яшь профессионаллары ярышлары Лаеш техник-икътисад техникумы базасында уза.
"Россия - мөмкинлекләр иле" президент платформасының флагман проектларының берсе булган "Минем беренче бизнесым" Халыкара конкурсының дүртенче сезоны старт алды.
Казан укучылары, аларның укытучылары һәм ата-аналары чираттагы «Саннар дәресе»нә кушыла алачак. Бу юлы тыңлаучыларга дистанцион форматта нейрочелтәрләр һәм коммуникацияләр турында сөйләячәкләр.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы “Сыйныф эше!” VII Республика бәйгесенә заявкалар кабул итүне дәвам итә. Конкурс ТРда мәгариф һәм фән системасын модернизацияләү һәм үстерү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналист иҗаты үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.