Рособрнадзор 2020 елда башлангыч сыйныф укытучылары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре (мәктәп директорлары һәм директорлары урынбасарлары) компетенцияләрен бәяләү модельләрен сынап карады. Бу апробация нәтиҗәләре Рособрнадзор оештырган эксперт вебинары барышында тикшерелде.
18 ноябрьдә Казан төзелеш көллияте базасында республика һөнәри белем бирү оешмалары педагоглары өчен семинар узды.
2020 елның 20-22 ноябрендә Республика олимпиада үзәгенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында химия буенча VI республика турниры узды.
Татарстанда коронавирус пандемиясе аркасында мәктәп укучыларына кышкы каникулларны озайтырга уйламыйлар. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Большая перемена» Россия бәйгесе җиңүчеләре белән очрашты. Министр белдергәнчә, мондый масштаблы чара ярдәмендә Татарстан укучылары үзләренең осталыкларын күрсәтеп кенә калмыйча, республиканы лаеклы тәкъдим итә алдылар.
10 ай эчендә Казанда 653 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Хәзерге вакытта ике мәктәп төзелә һәм өч гомуми белем бирү учреждениесе проектлана. Моннан тыш, Татарстан башкаласында быел 2220 урынлык 9 балалар бакчасы төзелгән, шуларның берсе инде эшли башлаган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин сөйләде.
18 ноябрьдә Татарстан Республикасы педагогик хезмәткәрләре Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган тикшеренүдә катнашты.
Агымдагы елның 23 ноябреннән 29 ноябренә кадәр Россия субъектларында инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында "Абилимпикс" һөнәри осталык буенча VI милли чемпионат чаралары уза. Әлеге чемпионатның үзенчәлеге - "Абилимпикс" хәрәкәте үсеше тарихында беренче тапкыр безнең илдә ул дистанцион форматта үтә.
19-22 ноябрьдә Болгариядә информатика буенча XII Халыкара турнир узды. Ачылу тантанасы дистанцион форматта узды. 20 һәм 21 ноябрьгә планлаштырылган ярышлар шулай ук онлайн үткәрелде.
Педагогик үлчәмнәр федераль институты (Федеральный институт педагогических измерений) ТДИның 2021 ел өчен демоверсияләренә күп кенә үзгәрешләр керткән. Әлеге үзгәрешләр тарих, җәмгыять белеме, рус әдәбияты һәм инглиз теленнән имтиханнарга карый.