22 ноябрьдән 24 ноябрьгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәгендә кадет мәктәпләре һәм кадет интернат-мәктәпләре укучылары арасында рус теле буенча республика олимпиадасы узды.
Татарстанда респиратор авырулар аркасында 10 мәктәптә 17 сыйныф карантинга ябылган.
РФ Президенты Владимир Путин Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру турындагы указны имзалады. Анда Татарстанның биш вәкиле билгеләп үтелгән.
Татарстанда мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» VI илкүләм чемпионат ачылды. Татарстаннан биредә 50 компетенциядә 122 кеше катнаша.
19-22 ноябрьдә Болгариядә информатика буенча XII Халыкара турнир узды. Ачылу тантанасы дистанцион форматта узды. 20 һәм 21 ноябрьгә планлаштырылган ярышлар шулай ук онлайн үткәрелде.
Татарстанда 134 укучы "иртәнге фильтр"дан соң дәрескә кертелмәгән. Бу хакта журналистларга республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Татарстанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты дәвам итә. «Кванториум» балалар технопаркы базасында яшь белгечләр берьюлы ике компетенция буенча ярышалар – «Лазер технологияләре» һәм «Нейроинтерфейсларны проектлау».
17-19 ноябрь көннәрендә махсус укыту-тәрбия учреждениеләре хезмәткәрләре өчен “Ел педагогы” Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы узды.
Татарстанның биология укытучылары 16 ноябрьдән 10 декабрьгә кадәр «Мәгариф» илкүләм проектының «Киләчәк укытучысы» һәм «Заманча мәктәп» федераль проектларын гамәлгә ашыру кысаларында Мәскәү дәүләт белем бирү сәясәтен һәм мәгълүмат технологияләрен гамәлгә ашыру үзәге оештырган «Генетика» бүлеген өйрәнгәндә укучыларның табигый-фәнни грамоталылыгын формалаштыру мәсьәләләре буенча квалификациясен күтәрү буенча укуларда катнаша.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Ростех» дәүләт корпорациясенең авиацион кластеры индустриаль директоры Анатолий Сердюков П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллиятендә булды.