ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда соңгы алты елда авыл мәктәпләрендә 122 спорт залы ремонтланган. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумы утырышында Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.

2020 елның 16-19 ноябрендә  Казанда «Хәзерге заман мәгарифе: бурычлар һәм аларның чишелеше» XI Бөтенроссия конференциясе уза.

2020 елның 16 ноябреннән 20 ноябренә кадәр Казан радиомеханика көллиятендәге Электроника компетенциясе буенча махсуслаштырылган компетенция үзәге (СЦК) мәйданчыгында 2020/2021 еллар чемпионат циклының әлеге компетенциясе буенча Татарстан Республикасы «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты узачак.

Татарстанда ике ел эчендә «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 19 мәктәптә җиһазлар яңартылган.

Россиядә IX һәм XI сыйныфларда белем алучылар өчен бушлай навигатор әзерләнә. Сервиста Төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруга әзерләнү өчен файдалы мәгълүмат тупланачак. 

Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышында спорт мәктәпләрендә һәм үзәкләрендә балаларны укытучы тренерлар рәсми рәвештә барлык хокуклар, бурычлар һәм социаль гарантияләр булган педагог хезмәткәрләр булып саналачак турындагы закон проекты хупланды. 

15-нче һәм 16-нчы ноябрь көннәрендә Татарстан укучылары Россиякүләм экологик диктантка кушылачак. Үз экокультура дәрәҗәсен онлайн режимда барлык теләүчеләр дә тикшерә алачак.

Татарстанда ике ел эчендә 110 белем бирү учреждениесендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында  цифрлы белем бирү мохитенең максатчан моделе кертелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия” төбәк политсоветы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.


13
ноябрь, 2020 ел
җомга

2021 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчаларында баланы караган һәм тәрбияләгән өчен ата-аналар түләве 4 процентка артачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

11 ноябрьдә “Академия” концертлар залында зур спорт җыены узды. Биредә  XVII Бөтенроссия җәйге универсиадада катнашучыларны, призерларны һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр, ул күчерелгәннән соң октябрь аенда булачак Бөтендөнья җәйге универсиада башкаласы - Екатеринбургта шәһәрендә узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International