«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты Татарстанның 17 шәһәрендә узачак. Ярышлар 1,8 мең конкурсант һәм 1,5 мең экспертны берләштерәчәк. ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
Татарстанда ике ел эчендә 139 авыл мәктәбендә "Мәгариф" илкүләм проекты кысаларында "Үсеш ноктасы" санлы һәм гуманитар профильле мәгариф үзәкләре төзелде. Бу хакта илкүләм проектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “Бердәм Россия”нең төбәк сәяси советы президиумы утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев хәбәр итте.
«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) һөнәри осталык буенча төбәк чемпионатында 43 яңа компетенция кертелде. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.
Татарстанда 900 дән артык мәктәп һәм 1,1 меңгә якын балалар бакчасы чүп-чар һәм батареяларны аерым җыю буенча контейнерлар алырга теләк белдергән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
Россия география җәмгыяте уздырган халыкара Географик диктантның демонстрацион версиясе әлегә рус телендә генә бар. Соңрак оештыручылар инглиз телле вариант булачак дип вәгъдә итә.
Мәгариф министрлыгының урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алуга кабул итү тәртибен билгели торган боерыгы басылып чыкты. Ул 2021 елның 1 гыйнварыннан 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булачак.
ЮНЕСКО инициативасы буенча 2002 елдан бирле Халыкара фән көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмгә беренче тапкыр сентябрь аенда Казан федераль университетының Алабуга институты каршында ачылган К.А.Вәлиев исемендәге фәнни коллаборация йорты (ДНК) кушылды.
А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты – КАИда 14 ноябрьдә 13 сәгатьтә Ачык ишекләр көне узачак. Трансляция "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемдә (https://vk.com/kaiknitu) һәм YouTube каналында (https://www.youtube.com/c/knitukai) күрсәтеләчәк.
Татарстанда быел экологик диктант язу өчен булдырылган мәйданчыклар саны ике тапкырга артты. Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында коррупциягә каршы көрәш турында дискуссия узды. Очрашуда катнашучылар студентларны һәм укучыларны борчыган конкрет мәсьәләләр турында фикер алыштылар.