ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Республикабызның  биология укытучылары «Генетика» бүлеген өйрәнгәндә укучыларның табигый-фәнни белемен формалаштыру мәсьәләләре буенча квалификациясен күтәрү узачак.

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ноябрь аенда рус теле, математика, физика, химия, биология фәннәре буенча укытучыларның методик компетенцияләрен бәяләү процедурасын үткәрә.

Икенче чиректә Алабуга районының барлык мәктәпләрендә санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне үтәү эше дәвам итә. Бүгенге көндә районда 23 гомуми белем бирү оешмасы эшли.

Милли технологик инициативаның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасына заявкалар кабул итү вакыты озайтылды. Хәзер олимпиадада катнашу өчен 19 ноябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.

16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр «КФУда PROфән» XII фәнни-популяр проект сериясе узачак. Быел чара киләчәккә, галимнәрнең аны глобаль катаклизмнардан һәм эпидемияләрдән соң ничек күрүенә багышланачак.

Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ирина Михеева педагогларның “Минем иң яхшы дәрес” һөнәри осталык Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабында I дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.


11
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген "ПроеКТОрия" Бөтенроссия һөнәри ориентация форумы җиңүчеләре белән очрашты. Форумда катнашып «Мәгълүмат технологияләре» юнәлеше буенча Иннополис лицее командасы беренче урынны, ә КФУның IT-лицее командасы өченче урынны алды.

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Болгар шәһәренең 2нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучыларының ата-аналар активы уку йорты ашханәсендә кайнар туклану ничек оештырылуын тикшерде. Рейдта 6б һәм 11а сыйныф укучыларының әтиләре катнашты.

Беренче олимпиада 12 ноябрьдә астрономия, туган (мари, удмурт, чуаш, мордва), гарәп һәм төрек телләре буенча, соңгысы - 23 декабрьдә туган теле татар булган мәктәп укучылары арасында татар теле буенча узачак.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасында  “Сыйныф эше!” VII Республика бәйгесен игълан итә. Конкурс ТРда мәгариф һәм фән системасын модернизацияләү һәм үстерү процесслары турында мәгълүмати-аңлату эшенең нәтиҗәлелеген арттыру, укытучы хезмәтенә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыруга һәм педагог һөнәренең абруен күтәрүгә ярдәм итүче иң яхшы журналист иҗаты үрнәкләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International