2020 елның 5 ноябрендә Татарстан Республикасы муниципаль районнары педагоглары өчен «Белем бирү сыйфаты: актуаль мәсьәләләр, нәтиҗәле технологияләр һәм инновацияләр» республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне оештыручылар: «Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе.
Мәскәү дәүләт педагогика университеты Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә балалар ялын һәм сәламәтләндерүен оештыручы оешмалар хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү буенча дистанцион курслар оештыра.
17-18 ноябрьдә Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Балачак, гаилә һәм тәрбияне өйрәнү институты һәм Россия Мәгариф министрлыгы Академиясе белән берлектә мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең VI Бөтенроссия съездын оештыра. Съездның төп темасы мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру булачак.
Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы каршындагы ведомство башлыгы инициативасы белән төзелгән Бөтенроссия эксперт педагоглар советы әгъзалары педагогик хезмәткәрләргә ярдәм чараларын камилләштерүдә төп эш юнәлешләре буенча фикер алыштылар.
РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча, Министрлар Кабинеты укытучыларга ярдәм күрсәтүне киңәйтте - сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне хәзер Россиянең барлык мәктәп укытучылары алачак.
Биектау районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин килеп китте. Министрлык башлыгы мәктәпләрдә балаларны кайнар ризыклар белән тәэмин итүнең оештырылуы белән танышты һәм игътибарын Сovid-19 га бәйле рәвештә Роспотребнадзор таләпләренең ничек үтәлүенә юнәлтте.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Туполев исемендәге КАИ-КНИТУның «Восток» Чистай филиалы студентлары белән очрашты. Яшьләр белән аралашу барышында ул КАИ-КНИТУның «Восток» филиалы студентлары өчен исемле стипендия булдыру турында игълан итте.
Казан федераль университетында төбәкара фән олимпиадаларының сайлап алу этабы башланды. Аларда 8-11 нче сыйныф укучылары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша ала.
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 16 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы И.А.Бодуэн де Куртенэнның 175 еллыгына һәм Казан университетында эшли башлавына 145 ел тулуга багышланган «Дөнья лингвистикасы сораулары һәм трендлары» Казан халыкара лингвистик саммиты узачак.
Мәгариф министрлыгы мәктәп педагогларын аттестацияләү вакытын күчерү турында боерык проектын бастырды.