Рәсми документта фәнне өйрәнүнең концентрик принцибы линиялегә үзгәртелде. Бу 10 һәм 11 сыйныфларда элек узган темаларны кабатлаудан баш тартуны аңлата.
11 яшьтән 18 яшькә кадәрге укучылар «Алтын талантлар» Гран-при халыкара музыкаль конкурсында катнаша ала. Лауреатлар призлар, шулай ук илнең алдынгы мәйданчыкларында зур чараларда катнашу мөмкинлеге алачак.
Дәүләт Думасы беренче укылышта югары уку йортларында ятим балаларның бюджет урыннарына хокукларын озынайту турында закон проектын кабул итте.
Арча педагогия көллиятендә булачак укытучыларны әзерләү өчен Ворлдскиллс стандартларына туры килгән остаханәләр ачылды. Алдынгы технологияләр белән җиһазландырылган классларда укучылар «Башлангыч сыйныфларда белем бирү», «Мәктәпкәчә тәрбия», «Мәктәптә музыка укыту», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча белем һәм SkillsPassport дип аталган документ алачак.
Саба муниципаль районы Иләбәр авылында «Демография» илкүләм проекты буенча төзелгән яңа балалар бакчасы 22 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.
Россия Яшьләр берлеге һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешмасының уртак проекты булган "Ел студенты - 2020" Россия милли премиясе финалы быел ноябрь ахырында онлайн-форматта узачак.
Мәгариф министрлыгы "Укуда аерым уңышлар өчен" медале дизайнын үзгәртте.
27 октябрьдә 12:00-13:00 сәгатьләрдә “Без бергә” ТР халыклары балалар фестивале кысаларында онлайн-форматта Арт-тимбилдинг акциясе узачак.
Раифа мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, Яшел Үзән яшьләр парламенты әгъзасы конкурска үзенең «Мин Раифа сукмагы буйлап» проектын тәкъдим итә, аның кысаларында Раифа авыл җирлеге буенча 5 тематик маршрут эшләнгән. Һәрберсенә 5тән 8гә кадәр объектта булу керә.
61 төбәктән 889 вожатый Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең "Вожатыйлар лигасы" Бөтенроссия конкурсы финалистлары булды.